Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда сыер савучылар һәм терлекчеләр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Сишәмбе көнне "Кәримов Ф. Р" КФХ җәйләве ак ромашкаларга күмелгән ямь-яшел болынны хәтерләтте. Ап-ак халатларын кигән, ак яулыкларын чөеп бәйләгән терлекче ханым һәм туташлар ул көнне сыер савучылар һәм көтүне тулыландыру техниклары бәйгесенә җыйналган иде. Кәефләре яхшы аларның: - Азнакайда хезмәт кешесенең эшен күрә беләләр, хөрмәт тоеп яшибез. Стимул булгач,...

Сишәмбе көнне "Кәримов Ф. Р" КФХ җәйләве ак ромашкаларга күмелгән ямь-яшел болынны хәтерләтте. Ап-ак халатларын кигән, ак яулыкларын чөеп бәйләгән терлекче ханым һәм туташлар ул көнне сыер савучылар һәм көтүне тулыландыру техниклары бәйгесенә җыйналган иде. Кәефләре яхшы аларның:


- Азнакайда хезмәт кешесенең эшен күрә беләләр, хөрмәт тоеп яшибез. Стимул булгач, тырышып эшлибез, хезмәт хакларыбыз да яхшы, - ди "Габидуллина И.И." КФХдан сыер савучы Лилия Миннеханова.


Ярышта яшьләр, мәктәп укучыларының да булуы куанычлы күренеш. Димәк, яшьтән үк хезмәткә өйрәнеп үсәләр, бәлки киләчәктә өлкән терлекчеләрнең лаеклы алмашы булырлар. Әнә алтынчы сыйныфта укучы Ләйлә Габидуллина үзе кадәр савым аппаратын күтәргән, язгы кояш астында кап-кара булып кояшта кызынырга да өлгергән:


- Бу эш миңа бик тә ошый. Әнием Лилиягә 4 нче сыйныфтан ук ярдәм итә башлаган идем инде. Узган ел да бәйгедә катнашып, өченче урынны алдым. Быел да сынатмаска иде, - ди ул зур ышаныч белән.
Кечкенәдән үк күпләп мал асраган гаиләдә үскән Чубар Абдул авылыннан Марат Фәизов белән Искәндәр Хәйретдиновның да призлы урынны алырга зур өметләре бар.


Әнә 85 ен түгәрәкләп килүче Атказанган терлекче Тәнзилә апа Насыйбуллина да бәйгегә килеп җиткән. Заманында районда гына түгел, республикакүләм бәйгеләрдә дә беренчелекне алган ул.


- 41 ел буе сыер сау да, ничек өеңдә утырасың инде. Килдем әле менә. Көнгә 30 ар сыерны кул белән сава идек, калган эшләр дә кул көче белән башкарылды, ялның ни икәнен дә белмәдек. Хәзер эшләүчеләргә бар шартлар бар. Рәхәтләнеп эшләрлек, - дип сөенә ул.


Иртәдән үк килгән терлекчеләр бер-берсе белән күрешеп, сөйләшеп туя алмадылар. Бәйгене муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде. Ул районыбыз авыл хуҗалыкларында соңгы елларда ирешелгән матур күрсәткечләр белән сөендерде. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда терлекләрнең баш саны 1000 башка, сөт саву узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6 тоннага арткан.

Терлекчелек продукциясе җитештерү буенча азнакайлылар республика буенча беренче унлыкта бара. Ул районыбыз уңышлары һәм муллыгында зур өлеш керткән терлекчеләребезгә олы рәхмәтен белдерде. Узган елда җиңү яулаган Роза Филиппова (сыер савучы) һәм Илсөя Хөсәенова (көтүне тулыландыру технигы) бәйге әләмен күтәргәннән соң, ярышларга старт бирелде.


Бәйгедә сыер савучылар һәм көтүне тулыландыру техниклары теорияне дә яхшы белергә һәм белемнәрен практикада да сынап карарга тиеш иделәр. Ярышлар киеренке шартларда барды. Мәртәбәле жюрига урыннар билгеләү җиңел түгел, чөнки һәммәсе дә оста, белемле. Ни дисәң дә бирегә һәр хуҗалыктан сайлап алынган иң-иңнәр җыйналган бит.

Әнә шулай энә күзеннән үткәргәннән соң, җиңүчеләрне билгеләр вакыт та җитте. Сыер савучылар арасыннан беренче урынга "Кәримов Ф.Р." КФХдан Галина Мелихова, икенче урынга "Азнакай" АФ" ҖЧҖннән Айгөл Биккина һәм "Марс" ҖЧҖннән Роза Филиппова чыкты.

"Габидуллина И. И." хуҗалыгыннан Лилия Миннеханова, "Чалпы" ҖЧҖннән Гөлназ Тимкина, "Мөстәкыймов ис." ҖЧҖннән Мәрьям Миннегулова өченче урынны бүлештеләр; көтүне тулыландыру техниклары арасында исә "Кәримов" КФХннан Илсөя Хөсәенова - беренче, "Союз Агро" ҖЧҖнең Бирючевка бүлекчәсеннән Рәфидә Семенова белән "Азнакай АФ" ҖЧҖннән Флүзә Закирова - икенче, "Таллы Бүләк" ҖЧҖннән Гөлчирә Фатихова, "Марс" ҖЧҖннән Филизә Арсланова, "Чалпы"дан Рәзинә Солтанова өченче урынны бүлештеләр.

Яшьләр арасында исә Кәкре Елгадан Лилия Зәйдуллина, Чубар Абдулдан Зоя Байгарова, "Закирова" КФХннан Ирина Пастухова призлы урыннарны алдылар. Мәктәпләрдән Светлана Мелихова, Динара Насыйбуллина, Марат Фәизов, Искәндәр Хәйретдинов, Ләйлә Габидуллина да өлкән абый-апаларыннан калышмадылар.


Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, "Кәримов Ф. Р." җәмгыяте, урсайлылар бәйгене оештыру һәм уздыру өчен бар шартларны да тудырганнар. Районыбыз үзешчәннәре җыр-моң, күңелле уеннар белән ярышка бәйрәм рухы өстәделәр. Бәйге әләмен төшерү хокукы 2014 елның җиңүчеләре Илсөя Хөсәенова, Галина Мелихова, Лилия Зәйдуллинага бирелде.


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда сыер савучылар һәм терлекчеләр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр