Азнакайда сукырлар җәмгыяте түгәрәк өстәл үткәрде
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда сукырлар җәмгыяте түгәрәк өстәл үткәрде

Район инвалидлар җәмгыятендә күз күреме буенча физик мөмкинлеге чикле 178  кеше исәптә тора.

Халыкара ак кул таягы көне (Международный день белой трости) уңаеннан район үзәк китапханәсендә Бөгелмә җирле сукырлар җәмгыяте, район инвалидлар оешмасы, социаль яклау бүлеге җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Анда  күз күреме буенча физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең бүгенге көндәге проблемалары, аларга күрсәтелә торган ярдәм һәм социаль чаралар хакында сөйләштеләр.

Район инвалидлар җәмгыятендә күз күреме буенча физик мөмкинлеге чикле 178  кеше исәптә тора.

 


Нет комментариев