Азнакайда Суфия Җамалиева белән хушлаштылар
Бүген азнакайлылар Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, күп еллар җитәкче урыннарда эшләгән Җамалиева Суфия Кашап кызын соңгы юлга озаттылар.
Суфия Кашап кызы 1944 елның 15 августында Татарстан Республикасы Апас районының Микоян бистәсендә дөньяга килә.
1969 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеген ул 1963 елда Яшел Үзән районы Уланово сигезьеллык мәктәбенең химия һәм биология укытучысы булып башлый.
Суфия Кашап кызы һәрвакыт районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашты. 1971 елдан 1973 елга кадәр ВЛКСМның Азнакай райкомы секретаре булып эшли. 1973 елда хезмәт юлын дәүләт хезмәте органнары системасы белән бәйли. Башта ул Азнакай район Советы халык депутатларының башкарма комитеты секретаре итеп сайлана, аннан соң район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, администрация аппараты җитәкчесе, Азнакай районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары булып эшли.
Хезмәт дәверендә Җамалиева Суфия Кашап кызы бик зур оештыру сәләте барлыгын, кешеләр белән эшли белүен, аларның һәр гозеренә игътибарлы булуын күп тапкырлар исбатлады.
Хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләгәндә ул гаять зур масштаблы эшләр башкара. Суфия Кашап кызы социаль-мәдәни үсеш һәм халыкны социаль яклау республика программаларын тормышка ашыруны тәэмин итүдә дә актив катнашты.
Суфия Җамалиева җитәкчелегендә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия дә бик актив һәм иҗади эшчәнлек алып барды. Ул аеруча күзәтүчесез калган балалар проблемасына, укучыларның җәйге хезмәтен һәм ялын оештыруга, аларны савыктыруга, гомуми белем бирү мәктәпләрен һәм профессиональ-техник училищены тәмамлаган укучыларны эшкә урнаштыруга зур игътибар бирде.
Ул шулай ук гамәлдәге законнарны пропагандалау мәсьәләләре буенча зур эш алып барды, гражданнарның, бигрәк тә балаларның, хокукларын яклауга аерым игътибар бирде.
Суфия Җамалиева намуслы, үз эшен белеп һәм төгәл башкаручы, принципиаль җитәкче була һәм башкалардан да шуны таләп итә.
Хезмәт ветераны, Атказанган мәдәният хезмәткәре, тынгы белмәс Суфия Җамалиева районыбызның тере легендасы иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев