Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда су коену сезоны 29 майда ачылачак

Кояш көннән-көн ныграк кыздыра. Җәй - кояшта кызына, суда коена торган чор. Әмма, суда коенуның да үз кагыйдәләре бар. Юкса, күңелле һәм файдалы ялыбызның һәлакәткә, бәла-казага да әйләнүе бик ихтимал. Бу көннәрдә районыбызның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе (КЧС) утырышында да сүз әнә шул хакта барды. Беренчедән, коену максатында махсус...

Кояш көннән-көн ныграк кыздыра. Җәй - кояшта кызына, суда коена торган чор. Әмма, суда коенуның да үз кагыйдәләре бар. Юкса, күңелле һәм файдалы ялыбызның һәлакәткә, бәла-казага да әйләнүе бик ихтимал. Бу көннәрдә районыбызның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе (КЧС) утырышында да сүз әнә шул хакта барды.

Беренчедән, коену максатында махсус билгеләнгән урыннарда гына коенырга кирәк. Безнең районда Азнакай шәһәренең "Юбилейный" паркындагы, Актүбә бистәсендәге бассейн, Күктәкә бүәсеннән кала, башка сулыкларда су керү рөхсәт ителми. Су керү урыннарын чистарту, коймалау, тиешле элмә такталар элеп кую - бүгенге көндә хәл итәсе мәсьәләләр. Авыл башлыклары куркыныч булган сулыкларга кисәтү такталары куярга, башка куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга тиешләр. Суда куркынычсызлык кагыйдәләре турында мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, мәктәпләр, җәйге лагерьларда да ныклы аңлату эшләре алып барылырга тиеш. Балалар өчен иң беренче чиратта әти-әниләр җаваплы. Йөзәргә өйрәнгән булсалар да, аларга һәрчак игътибар кирәк, күз уңында тотыгыз!

Менә су керүчеләргә берничә киңәшебез: коенырга беркайчан ялгыз гына китмәгез! Кояш нык кыздырмаган иртә һәм кич - су керү өчен иң уңайлы вакыт. Тирәнлеге билгеле булмаган сулыкларга чуммагыз! Табигать кочагында икәнсез, сулыкның чиста, төбе тигез булып күренеп торган комлы яисә вак ташлы урынын сайлагыз. Табиблар 18 градустан салкын булган суга керергә киңәш итми. Ашаганнан соң, суга кергәнче 1-2 сәгать вакыт үтәргә тиеш. Көнозын ач килеш су коену да яхшыга илтмәс. Суга кергәнче, башта бераз кояшта кызынырга кирәк.
Килү белән суга ташланырга ярамый. Температураның кискен үзгәрүе кан тамырлары кысылуга китерергә мөмкин. Спиртлы эчемлекләр куллансагыз, суга якын да килмәгез. Алкоголь йөрәккә һәм кан юлларына зур удар ясап, суда көзән җыерырга мөмкин. Үз иминлегебез үзебездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда су коену сезоны 29 майда ачылачак