Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда социаль хезмәткәр көнен билгеләп үтәләр

Социаль хезмәткәр Суфия Насыйбуллина Әгерҗе авылында үзе хезмәт күрсәткән һәр әбинең йортын чиста тотып,  юындырып, керләрен ап-ак итеп, өен җыештырып, ашарына пешереп, көненә әллә ничә урый.

Күренеп тора : “тиеш” дигән исемлек аның өчен түгел, шушы урамда, янәшәдә генә яшәгән үз карамагындагы 8 әбине дә әниседәй якын итеп, җан җылысын биреп карый ул. Гомер буе бер-берләренә керешеп, аралашып яшәгәч, башкача булдыра да алмый.

Үз карамагындагы әбиләрнең һәркайсының холкын, проблемасын, яшәү рәвешен яхшы белә ул. Гомер уртасына җиткәндә үзенең бу тормышта башкырырга тиеш төп билгеләмәсе менә шулай өлкәннәр турында кайгырту икәнлегенә төшенә.

–Мин социаль хезмәткәр эшенә очраклы гына килеп кердем, – ди ул. – Әмма һич үкенмим. Әбиләрем – сердәшчеләрем, яшәвемне хәзер алардан башка күз алдына да китерә алмыйм. Җитәкчеләребез – Элиза Наилевна, Гөлназ Таһировна, Гөлфия Әкъбаровна, Регина Ниязовна – һәммәсе кеше хәленә керә белә торган, кирәк вакытта таләпчәннәр дә, безне аңлыйлар, хөрмәт итәләр. Минем әле мондый тату, бердәм коллектив күргәнем юк иде.

–Әле дә шушы бала – Суфиябыз бар, –  ди 84 яшьлек Вәсилә апа Нургалиева. – Һәр иртәдә елмаеп-көлеп килеп керә, бөтен җирне ялт итеп куя, тәмле итеп сыйлый, куллары алтын. Ходай үзен сәламәт итсен дә, безне генә ташламасын. Ул барында бер борчуыбыз юк. Безгә район, авыл яңалыкларын җиткереп тора. Рәхәтләнеп серләшеп-сөйләшеп туймыйбыз...

 Әйе, иң беренче чиратта кешелеклелек, миһербанлык таләп иткән бу хезмәт Суфия Насыйбуллина кебекләр өчен генәдер. Аңа җаны белән бирелгән фидакарьләр өчен. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев