Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Шартлы җәза үтәүче” операциясе узды

Татарстан Республикасында оператив хәлне тотрыкландыру, кабат җинаять кылуны булдырмау, эчке эшләр органнарында һәм җәза башкару инспекциясендә исәптә торучылар белән эшләүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, март аенда полиция һәм җинаять башкарма инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә "Шартлы җәза үтәүче" дип аталган оператив-профилактик операция үтте. Чара үткәрү барышында җәмгыятькә каршы тормыш рәвеше алып баручылар,...

Татарстан Республикасында оператив хәлне тотрыкландыру, кабат җинаять кылуны булдырмау, эчке эшләр органнарында һәм җәза башкару инспекциясендә исәптә торучылар белән эшләүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, март аенда полиция һәм җинаять башкарма инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә "Шартлы җәза үтәүче" дип аталган оператив-профилактик операция үтте. Чара үткәрү барышында җәмгыятькә каршы тормыш рәвеше алып баручылар, җәза үтәү чорында билгеләнгән тәртипне һәм шартларны бозучылар аерым игътибарга алынды. Профилактик операциядә эчке эшләр бүлегеннән -19, җинаять башкарма инспекциясеннән ике хезмәткәр актив катнашты. Безнең җинаять-башкару инспекциясендә 129 шартлы рәвештә хөкем ителүче теркәлгән. Рейд барышында шартлы рәвештә хөкем ителгән - 79, төзәтү эшләренә җибәрелгән -20 , мәҗбүри эшкә тартылган -15 кеше һәм ике иреге чикләнүче тикшерелде.

А. Солтанова, Татарстан Республикасы буенча җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Азнакай филиалы начальнигы, эчке эшләр подполковнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Шартлы җәза үтәүче” операциясе узды