Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда шагыйрь Илдус Гыйләҗевны искә алдылар

Азнакай шәһәре һәм районы Мәдәният йортында шагыйрь Илдус Гыйләҗевны искә алу һәм аның истәлегенә багышланган “Яшәү – сөю” китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, күренекле язучылар: Татарстан Язучылар берлеге рәисе Даил Салихов,  халык язучылары Марсель Галиев, Фоат Садриев, Чаллы һәм Әлмәт язучылар берлеге бүлекчәләре җитәкчеләре Факил Сафин. Рәфкать Шаһиев, Илдус абыйның каләмдәш дуслары, туганнары, авылдашлары, чордашлары катнашты.

- Илдус абый талантлы шагыйрь булуы өстенә  районның авыл хуҗалыгын күтәрүгә зур өлешен керткән абруйлы җитәкче дә. Үзе җитәкчелек иткән хуҗалыкларда ферма тулы маллар, басуларда мул уңыш үстергән, йортлар, фермалар төзегән,  юллар, газлар, сулар үткәргән. Аны бар җирдә хөрмәт итәләр, сагынып искә алалар. Районыбыз тарихына багышланган китапларның мөхәррире дә булды. Барлык эшләре өчен аңа зур рәхмәт! Туйкәдә аңа истәлек тактасы ачкан идек. Бүген кунаклар зиратта, мәчеттә аның рухына дога кылдылар. Илдус абыйның истәлегенә багышланган бик матур китап чыкты,  рухы шатланып ятадыр. Китапны чыгаруда ярдәм иткән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка аеруча рәхмәтлебез. Ул үзенең бик күп сәламнәрен юллады. - диде Марсель Шәйдуллин.

Район башлыгы китапның иҗат төркеменә бүләкләр тапшырды.

Кичәдә Илдус абый турында якты хәтирәләр яңарды, аның шигырьләре, шигырьләренә кызы Резеда Гыйләҗева тарафыннан язылган көйләр яңгырады.

Әлеге хакта тулырак видеоязмадан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев