ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда шагыйрә Илмира Сәлахованың “Болытларда нинди сер бар?” китабын тәкъдир итү кичәсе узды

Азнакай шәһәр балалар китапханәсендә шагыйрә Илмира Сәлахованың "Болытларда нинди сер бар?" китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Биш кызының сөекле әнисе һәм тугыз оныгының кайгыртучан әбисе буларак, Илмира ханым балалар күңеленә үтеп керерлек, матур эчтәлекле, тирән тәрбияле шигырьләр иҗат иткән. Балалар бакчаларыннан килгән нәниләр шагыйрә апаларының шигырьләрен яттан укыдылар. Уйландылар, рәхәтләнеп...

Азнакай шәһәр балалар китапханәсендә шагыйрә Илмира Сәлахованың "Болытларда нинди сер бар?" китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Биш кызының сөекле әнисе һәм тугыз оныгының кайгыртучан әбисе буларак, Илмира ханым балалар күңеленә үтеп керерлек, матур эчтәлекле, тирән тәрбияле шигырьләр иҗат иткән. Балалар бакчаларыннан килгән нәниләр шагыйрә апаларының шигырьләрен яттан укыдылар. Уйландылар, рәхәтләнеп көлделәр, сөенделәр дә. Соңыннан бергәләп истәлеккә фотосурәткә төштеләр. Автор, тәрбиячеләр, әти-әниләр шундый эчтәлекле, матур кичәләр уздырган өчен китапханә хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда шагыйрә Илмира Сәлахованың “Болытларда нинди сер бар?” китабын тәкъдир итү кичәсе узды

Нет комментариев