Азнакайда сайлаулар ачык һәм тыныч узды
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда сайлаулар ачык һәм тыныч узды

Бүген без республикабыз һәм җирлегебезнең киләчәген хәл иттек.

Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле депутатлар сайлаулар Азнакай районында бу юлы да зур оешканлык белән узды.

-11, 12 сентябрьдә мобиль сайлау участоклары эшләү дә сайлаучылар өчен уңайлыклар тудырды. Күзәтүчеләр тавыш бирүнең чисталыгын күзәттеләр. Сайлаулар тыныч, хокук бозуларсыз үтте. Азнакайлылар гражданлык бурычларын намус белән үтәделәр, - ди шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе Роберт Хөснетдинов.

Азнакайның һәм Актүбә бистәсенең мәдәният хезмәткәрләре бу көнне халыкка җыр-моңнарын бүләк иттеләр.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев