Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда салым түләү вакыты якынлаша

Көзнең икенче аена аяк бастык. Салым түләүнең соңгы көненә дә бик аз вакыт калып бара. Салымыңны түлә дә, тынычлап йокла дигән гыйбарә киң таралса да, күпләребез әлеге эшне соңгы көнгәчә сузабыз. Ләкин ничек кенә булса да салым инспекциясе алдындагы бурычыбызны кап­ларга туры килә. Салым түләү, аны билгеләү буенча сораулар белән...

Көзнең икенче аена аяк бастык. Салым түләүнең соңгы көненә дә бик аз вакыт калып бара. Салымыңны түлә дә, тынычлап йокла дигән гыйбарә киң таралса да, күпләребез әлеге эшне соңгы көнгәчә сузабыз. Ләкин ничек кенә булса да салым инспекциясе алдындагы бурычыбызны кап­ларга туры килә.

Салым түләү, аны билгеләү буенча сораулар белән редакциягә шалтыратучылар бар. Мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, без федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче районара салым инспекциясе баш инспекторы Роза Сабировага мөрәҗәгать иттек.


- Нинди очракта гражданин торак, җир һәм транспорт салымнарын түләүче булып исәпләнә?
- Кемнең шәхси милкендә фатир (торак йорт, гараж, яки фатирда беркадәр өлеше булса), җир участогы яки транспорты бар (автомобиль, мотоцикл, катер, яхта, самолет, вертолет), ул югарыда санап үтелгән салымнарны түләүче булып санала. Физик затларның милек салымына килгәндә, аны түләүче булып хосусый милек иясе санала. Ул балигъ булмаган бала (салым законлы вәкилләр тарафыннан түләнә: ата-ана, опекуннар һ.б.), эшкә сәләтсез кеше, чит ил гражданы яки гражданлык хокукы булмаган кеше булырга мөмкин. Исегезгә төшереп үтәбез, милек салымнарын түләү вакыты 2014 елның 5 ноябрендә тәмамланачак. Бу эшне азакка кадәр сузмаска киңәш итәр идем.


- Апаның милке мирас булып күчкән иде. Бу очракта мин салымны кайчан түли башларга тиеш?
- Мирас булып күчкән милеккә салым милек ачылган көннән түләнә. Ягъни мирас бирүче үлгән көннән.

- Милек салымын пенсионер һәм инвалидларга да түләү мотлакмы?
- Нинди дә булса ташламаларга ия булучылар милек кайда урнашкан булса, шундагы салым органына үзләре барлык тиешле документларны (пенсия таныклыгы, инвалидлык таныклыгы, ВТЭК белешмәләре) тапшырырга тиеш. Физик затларның милек салымыннан лаеклы ялдагылар, I һәм II төркем инвалидлар, тумыштан инвалидлар азат ителә. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, III төркем инвалидлар, әгәр пенсия билгеләнгән булса, шулай ук милек салымыннан азат ителә. Бу очракта пенсия таныклыгы белән салым органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ташламалар хакында федераль салым хезмәте сайтына (www.nalog.ru) кереп, "Милек салымнары: ставкалар һәм ташламалар" сервисыннан мәгълүматлар алырга мөмкин.


- Агымдагы елда машинамны куып алып киттеләр. Әлеге фактны раслаучы белешмәләрем дә бар. Автомобиль табылмаса, мин транспорт салымын түләргә тиешме?
- РФ Салым кодексының 358 маддәсе 2 нче пунктының 7 нче подпунктында каралганча, эзләүдә булган автомашиналар салым салу объекты булып тора алмый. Ләкин моны җинаятьне ачу белән шөгыльләнүче орган тарафыннан бирелгән машинаны куып алып китү турында белешмәнең төп нөсхәсе белән раслау мотлак. Әгәр мондый белешмә юк икән, җинаять эше ачу турындагы белешмә дә ярый.


- Мин инде өлкән яшьтәге кеше. Машинаны бары тик җәй айларында гына кулланам. Бу очракта нигә салымны еллык итеп түләргә тиеш икән?
- РФ Салым кодексының 361 маддәсендә транспорт чарасына салым бары тик двигатель егәренә карап кына исәпләнелүе, ләкин аны куллану вакыты исәпкә алынмаганлыгы турында әйтелгән. Димәк транспорт чарасы кемгә дә булса теркәлгән икән, ул транспорт салымын түләүче булып санала.


- Машинамны ышаныч язуы нигезендә генә саттым. Бу очракта салымны кем түләргә тиеш?
- Транспорт салымын түләүчеләр - транспорт чаралары алар исеменә теркәлгән затлар. Әгәр сез ышанычнамә нигезендә машинагызны икенче кешегә бөтенләйгә үк бирсәгез дә, аның хуҗасы булып сез саналачаксыз һәм салымны да үзегезгә түләргә туры киләчәк.


- Салым түләү вакыты да ахырына якынлаша. Аны район салым инспекциясенә бармыйча гына башкарып була дип ишеткән идек. Шул хакта аңлатма бирсәгез иде.
- Бүгенге көндә салым хезмәте сайтында "Физик затларның шәхси кабинеты" дип аталучы бик уңайлы электрон сервис хезмәте эшли. Әлеге сервис: электрон рәвештә салым хәбәрнамәсе алу, үзлектән салым хәбәрнамәләре һәм түләү квитанцияләре ясау һәм бастырып алу, салым бурычларын һәм түләүләрен түләү, өйдән чыкмый гына салым органнарына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, шәхси кабинетта милек объектлары, җир участоклары, транспорт чаралары, аларның исәпкә куелган һәм төшерелгән вакытлары турында тулаем мәгълүмат бирелгән. Сервистан файдалану өчен физик затлар салым инспекциясенә барырга, гариза язып, пароль алырга тиешләр.
Бу хакта күбрәк белергә теләүче азнакайлылар салым инспекциясендә 25 октябрьдә 9.00-18.00 сәгатьләрдә узачак ачык ишекләр көнне дә мөрәҗәгать итә алалар.


Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда салым түләү вакыты якынлаша