Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда "Россия чаңгы юллары", кышкы треклы узышлар һәм авыл спартакиадасы февраль аенда узачаклар

Бүген яше дә, карты да спортка тартыла. Җирлегебездә сәламәт яшәүне пропагандалау буенча чаралар әледән-әле уздырылып тора. Авыл җирлекләрендә авыл яшьләренең кышкы спартакиадасын уздыру да матур традициягә әйләнде. Өченче тапкыр үткәрелүче ярышлар агымдагы елда февраль аеның икенче яртысында Кәкре Елгада оештырыла. Халык кышкы спорт төрләрен аеруча яратып кабул итә. Һава шартлары...

Бүген яше дә, карты да спортка тартыла. Җирлегебездә сәламәт яшәүне пропагандалау буенча чаралар әледән-әле уздырылып тора.

Авыл җирлекләрендә авыл яшьләренең кышкы спартакиадасын уздыру да матур традициягә әйләнде. Өченче тапкыр үткәрелүче ярышлар агымдагы елда февраль аеның икенче яртысында Кәкре Елгада оештырыла.

Халык кышкы спорт төрләрен аеруча яратып кабул итә. Һава шартлары яхшы булган очракта, 1 февраль көнне шәһәрнең чаңгы базасында "Россия чаңгы юллары" бәйгесен уздыру планлаштырыла.

Кышкы треклы узышлар - сокландыргыч, азартлы тамаша, азнакайлылар аны да үз итеп өлгерде. Автоспортны сөючеләргә февраль уртасында ипподромда үтәчәк ярышларда үзләренең яраткан узышчыларын хозур кылырга мөмкинлек булачак.

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда "Россия чаңгы юллары", кышкы треклы узышлар һәм авыл спартакиадасы февраль аенда узачаклар