Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда үрнәк гаиләләрне зурладылар

Гаилә – һәр кеше өчен кирәк булган җылы учак ул. Ул никадәр нык булса, аның җылылыгы да шулкадәр көчле була.

Азнакаебызда пар канатлы, ныклы булган, сикәлтәле тормыш юлларыннан да матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр бик күп.

Бүген шәһәрнең Мәдәни үзәгендә Халыкара гаилә көне уңаеннан узган матур чарада моңа тагын бер кат инандык. ЗАГС коллективы тарафыннан оештырылган бәйрәмгә 50, 55 , 60 ел бергә гомер иткән үрнәк гаиләләрне җыйганнар иде.

Аларны котлап, район башлыгы Марсель Шәйдуллин да үзенең изге теләкләрен җиткерде һәм гаиләнең җәмгыятебездә төп урын алып торуы, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклауда зур роль уйнавы хакында ассызыклап, аларга бүләкләр тапшырды.

Флера һәм Исбан Исмәгыйловлар, Җәүдия һәм Фирдәвес Мостаевлар,Әнисә һәм Фәзил Мохамитшиннар, Сәлимә һәм Корычбай Вәлиевләр, Галина һәм Владимир Жильцовлар, Валентина һәм Александр Токаревлар гаиләләрен барысы да зур алкышларга күмде бу көнне.

Быелның май ае Закировлар гаилә өчен аеруча истәлекле булып калачак. Азнакайда яшәүче Регина һәм Рөстәм Закировлар гаиләсендә мәхәббәт җимеше булып дүртенче малайлары Рузгар туган. Нарасый районыбызның быелгы тарих битендә йөзенче бала буларак язылды.

– Балалардан башка тормышның мәгънәсе булмас иде. Өйдә балалар көлүе күбрәк булган саен, тормышыбызның яме дә шулкадәр ныграк арта. Зур гаиләбез белән бик дус, матур яшибез, – ди Регина Закирова.

Гаиләләрне тәбрикләргә хезмәттәшләре, туганнары да килгән иде.

Бәйрәм чарасы районыбыз үзешчәннәренең матур концерт номерлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев