Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Республика көне бәйрәм салюты белән тәмамланачак

30 августта шәһәребездә Республика көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган зур бәйрәм уздырыла. Бу көнне Мәдәният йорты каршындагы мәйданда 13.00 сәгатьтән чәчәк һәм җиләк-җимеш композицияләреннән торган "Көз нигъмәтләре" дигән күргәзмә эшли. Ә Мәдәният йорты белән "Юбилейный" стадионы арасындагы мәйданда татар милли ашлары һәм бал күргәзмәсе оештырыла. Биредә сез...

30 августта шәһәребездә Республика көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган зур бәйрәм уздырыла.

Бу көнне Мәдәният йорты каршындагы мәйданда 13.00 сәгатьтән чәчәк һәм җиләк-җимеш композицияләреннән торган "Көз нигъмәтләре" дигән күргәзмә эшли.

Ә Мәдәният йорты белән "Юбилейный" стадионы арасындагы мәйданда татар милли ашлары һәм бал күргәзмәсе оештырыла. Биредә сез районыбыз уңганнары пешергән чәк-чәк, бавырсак, кош теле һәм умартачылар җитештергән балдан авыз итә һәм сатып ала аласыз.


14.00 сәгатьтә Сөембикә урамы буйлап гармунчылар, тальянчылар һәм баянчылар иң дәртле-моңлы көйләрен уйнап төшәчәк.


15.00-16.00 сәгатьләрдә кече сәхнәдә район үзешчән сәнгать осталары концерты була.


16.00 сәгатьтә исә "Юбилейный" стадионында театральләштерелгән тамаша, хезмәт алдынгыларын бүләкләү һәм татар эстрадасы йолдызлары: Зәйнәп Фәрхетдинова, Габделфәт Сафин, Уфа шәһәреннән "Мирас" дәүләт бию ансамбле, "Казан егетләре" ансамбле, "ЗөЛәйЛә" триосы "концерты көтә.


21.00 сәгатьтә - бәйрәм салюты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Республика көне бәйрәм салюты белән тәмамланачак