Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ремонттан соң балалар сырхауханәсе ачылды

"Иң яхшыны - балаларга!" шигаре, кайсы гына заманда да актуаль булып кала, чөнки яшәү мәгънәбез, киләчәгебез аларда. Яшь буынның сихәтлеген, бар яклап үсешен, белем дәрәҗәсен кайгыртуны республика, шул исәптән үзебезнең Азнакай районы җитәкчеләре тиккә генә игътибар үзәгенә куймый шул. Шушы максатчан эшчәнлекнең бер мисалы булып кичә районның балалар поликлиникасы һәм...

"Иң яхшыны - балаларга!" шигаре, кайсы гына заманда да актуаль булып кала, чөнки яшәү мәгънәбез, киләчәгебез аларда. Яшь буынның сихәтлеген, бар яклап үсешен, белем дәрәҗәсен кайгыртуны республика, шул исәптән үзебезнең Азнакай районы җитәкчеләре тиккә генә игътибар үзәгенә куймый шул. Шушы максатчан эшчәнлекнең бер мисалы булып кичә районның балалар поликлиникасы һәм сырхауханәсе урнашкан бина капиталь ремонттан соң янә ишекләрен ачты.

-Сырхауханәгә килеп керүгә үк сабыйларыбызны "көлеп", рәсемнәре белән "уйнап" торган диварлар, якты, матур бүлмәләр каршы алсын өчен барсын да эшләргә тырыштык, -дип башлады сүзен муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин. -Монда республика җитәкчелегенең, Сәламәтлек саклау министрлыгының, нефтьчеләребезнең зур ярдәме тиде. Һәрвакыттагыча, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиевнең дә кайгыртуын тойдык. Күреп торасыз, ишегалды да төзекләндерелде, машиналар кую өчен махсус урын бар, сабыйларыбызга уен мәйданчыгы...

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин җөмһүриятебездә медицина өлкәсен финанслауга каралган акчаның 36 процентының балалар сәламәтлегенә тотылуын, соңгы вакытта гына да бик күп яңа учреждениеләрнең сафка басуын, шул исәптән республика клиник сырхауханәсе базасында тагын бер перинаталь, Лениногорск шәһәрендә балалар хирургиясе үзәкләре төзелеп килүен әйтте.

-Икътисади хәл ничек кенә булмасын, республика җитәкчелеге социаль сәясәтне һәрчак алга куя, ә инде балалар турында кайгыртуны бигрәк тә, - дип ассызыклады министр.

Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов медицина хезмәткәрләренең эш шартларын тагын да уңайлаштырып, пациентлар турында кайгыртып ясалган шундый яхшы ремонт һәм реконструкция өчен ихластан рәхмәтләрен җиткерде.

Сабыйлары белән килгән әти-әниләрнең дә йөзләрендә куаныч.

-Кызыбыз Алинәгә 10 ай, -ди Регина Кашапова. -Табиб күзәтүендә торганлыктан, еш киләбез. Бинаның ремонттан соң ачылуын көтеп алдык. Бик тә матур! Хәзер инде шәфкать ияләре генә түгел, бина үзе дә елмаеп торган кебек.

Ремонт ясаган СМУ осталары җан җылысын да салган күрәсең: диварлар, бүлмәләр төрле төсләр белән балкый, санитария, процедура бүлмәләре дә күз явын алырлык. Вентиляция һәм җылылык челтәрләре дә алыштырылган. Җитәкчеләр медицина һәм урын-җир җиһазларының да әкренләп яңартылачагын әйтте.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ремонттан соң балалар сырхауханәсе ачылды