Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда район педагогларының август киңәшмәсе узды

26 августта район педагогларының август киңәшмәсе узды. Ул быел сыйфатлы белем бирүгә багышланды. Аның эшендә Татарстан Республикасы мәгариф министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты ректоры Фәйрүзә Мостафина катнашты. Кунаклар башта шәһәребезнең 19...

26 августта район педагогларының август киңәшмәсе узды. Ул быел сыйфатлы белем бирүгә багышланды. Аның эшендә Татарстан Республикасы мәгариф министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты ректоры Фәйрүзә Мостафина катнашты.

Кунаклар башта шәһәребезнең 19 нчы "Тамчыкай" балалар бакчасы, мәктәпләрнең дәрестән соң эшчәнлегенә багышланган күргәзмә белән таныштылар. Пленар утырышта мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова узган уку елында ирешелгән уңышлар һәм проблемаларны, киләчәк бурычларны яктыртты (аның белән әңгәмәбез - киләсе санда). 4 нче лицей директоры Ленар Хәйруллин, 3 нче мәктәп директоры Надежда Махонина, 6 нчы "Йолдызчык" балалар бакчасы мөдире Рима Усманова үз коллективларында кулланыла торган яңа стандартлар белән таныштырдылар.

Соңыннан педагоглар резолюция кабул иттеләр.

Нефтьчеләрнең мәгариф өлкәсенә дә ярдәмнәре гаять зур. Рөстәм Мөхәммәдиев ел саен мәктәпләрне, балалар бакчаларын ремонтлауга һәм җиһазландыруга компания тарафыннан зур суммалар бирелүен билгеләп үтте һәм бу ярдәмнең алга таба да дәвам итәчәген белдерде.

Марсель Шәйдуллин мәгариф хезмәткәрләрен белем бирүнең сыйфатына аеруча игътибар бирергә, конкурентлыкка сәләтле укучылар тәрбияләргә чакырды. Ул педагогларга Франциягә стажировка өчен 1 млн 240 мең сумлык сертификат бүләк итте. Утырышта иң яхшы уңышларга ирешкән мәгариф учреждениеләре һәм хезмәткәрләре бүләкләнде.

Резедә ШӘРИПОВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда район педагогларының август киңәшмәсе узды