Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда район һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре сайланды 

Бүген район Советы депуталары утырыш барышында район башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар.

Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынына конкурс игълан ителгәннән соң, тиешле документлар белән ике кеше гариза биргән. Комиссия һөнәри һәм шәхси сыйфатларына бәя биреп,  Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов һәм милек һәм җирле мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Илдар Хәйдәров кандидатураларын депутатлар каравына тәкъдим итте.

Депутатлар ике кандидатның да чыгышын тыңлады. Айдар Шәмсетдинов үз чыгышында районның соңгы елларда ирешкән уңышларына, эшләренә тукталып, төп басымны районның социаль-икътисади үсешендә зур әһәмияткә ия булган җитди проблемаларга ясады. 

Аннан соң сүз алган милек һәм җирле мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Илдар Хәйдәров чыгышында үзенә ышаныч белдергән өчен конкурс комиссиясенә рәхмәтен җиткерде.  

- Әлбәттә, бу - минем өчен зур тәҗрибә туплау. Әмма без Айдар Шәмсетдиновны үз эшенең остасы, талантлы җитәкче итеп беләбез. Минем уйлавымча,  аның еллар дәвамында тупланган тәҗрибәсе, белеме,  район һәм республика җитәкчелеге белән  киң колачлы хезмәттәшлеге тагын да югары  нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк, - дип, Илдар Зәйтүн улы район башкарма комитеты җитәкчесе урынына Айдар Шәмсетдиновның кандидатурасын яклавын белдерде. 

Утырышны дәвам итеп сүз алган район үзәк сырхауханәсе баш табибы, Балтач авыл җирлеге депутаты Илдар Шиһапов та әлеге вазифага Айдар Шәмсетдинов кандидатурасын яклап чыгыш ясады.

Ике кандидатураны да тыңлаганнан соң, ачык төстә тавыш бирү юлы белән, депутатлар бертавыштан Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Айдар Шәмсетдиновны сайлады. 

Айдар Шәмсетдинов шундый зур ышаныч күрсәтүләре өчен депутатлар корпусына рәхмәт белдерде һәм алга таба да райондашлар мәнфәгатьләре сагында торачагын ассызыклады.

Бүген шәһәр Советы депутатлары алдына да мөһим бурыч куелган иде – алар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин конкурс комиссиясенә әлеге вазифага моңа кадәр шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Марат Солтановтан һәм шәһәр башкарма комитетының шәһәр хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фәнүс Ахунҗановтан гариза керүен хәбәр итте. Депутатлар аларның икесенең дә чыгышын тыңлады һәм ачык тавыш бирүюлы белән әлеге вазифага Марат Солтановны сайлады.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең чыгышында ике җитәкченең дә хезмәтенә югары бәя бирде:

- Соңгы елларда җирлегебездә йортлар, социаль объектлар, парклар төзү, юллар салу, йортларны, мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча бихисап зур эшләр башкарыла. Киләчәккә без тагын да зуррак бурыч-планнар билгелибез, аларны тормышка ашыруда шулай ук, җиң сызганып, бергә эшләргә язсын, - диде җитәкче. 

Утырышта башка мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде.

фото: https://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев