Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда район башлыгын сайладылар

Бүген дүртенче чакырылыш Азнакай шәһәр Советы һәм Азнакай муниципаль район Советы утырышлары узды.

Депутатлар корпусы Азнакай муниципаль районы башлыгын сайлады. 

Азнакай шәһәр Советы утырышында  көн тәртибендәге төп мәсьәлә – Азнакай шәһәр башлыгын сайлау буенча ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев сүз алып, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча әлеге вазифага Марсель Шәйдуллин кандидатурасы белән чыкты. 

Шәһәр Советы депутатларының ачык тавыш бирүләре нәтиҗәсендә Марсель Шәйдуллин Азнакай муниципаль рай¬оны “Азнакай шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгы итеп сайланды. 

Соңыннан дүртенче чакырылыш Азнакай муниципаль район Советы утырышы уздырылды. 

Аның эшендә ТР Дәүләт Советы де¬путатлары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм Таһир Һадиев та кат¬нашты. Утырышны Мәлбагыш авыл җирлеге депутаты Рәис Әхмәтшин алып барды. 

Азнакай муниципаль районы Уставы нигезендә Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифасына кандидат район Советы депутатлары арасыннан Советның эш срогына сайлана, район Советы депутатлары, шул исәптән җирлекләрнең вәкаләтле органнары, район халкы, җәмәгатьчелек берләшмәләре, ТР Президенты тарафыннан тәкъдим ителә. 

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән район башлыгы вазифасына кандидат итеп Таһир Һадиев депутат Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин кандидатурасын тәкъдим итте. 

«Соңгы елларда Азнакай үзенең уңышлары белән республикада югары урын тота. Авыл хуҗалыгы, төзелеш, спорт өлкәсеме ул, барысында да алда барасыз», – диде ул һәм үзенең сүзләрен җөпләп төпле дәлилләр китерде. 

ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев тә үзенең чыгышында җирлегездә алып барылган эшләргә тукталды. 

- Бүген һәрберегез, горурланып, мин - Азнакайдан дип әйтә аласыз. Бүген яшәү өчен биредә барлык уңайлыклар тудырылган. Ел саен яңа социаль объектлар калка, йортлар төзелә. Монда Марсель Зөфәровичның хезмәте бәяләп бетергесез, - диде Рөстәм Мөхәммәдиев. 

Депутатлар тарафыннан Марсель Шәйдуллинга 100 процент тавыш бирелеп, ул Азнакай муниципаль районы башлыгы итеп бертавыштан сайланды. 

Җавап чыгышында яңа сайланган район башлыгы үзенә бирелгән ышаныч өчен рәхмәтен җиткерде.

 – Муниципаль берәмлек җитәкчесе вазыйфасын, беренче чиратта, халык алдында зур җаваплылык дип кабул итәм. Сезнең өметләрегезне аклар өчен барысын да эшләячәкмен, – диде Марсель Шәйдуллин. 

Район башлыгы итеп сайланганнан соң Марсель Шәйдуллин җитәкче Антын бирде. Азнакай районы һәм аның кешеләренең тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен армый-талмый эшләячәген вәгъдә итте.

Утырыш барышында район башлыгы урынбасары итеп Актүбә эшчеләр бистәсе депутаты Роза Галеева сайланды. 

Моңа кадәр ул ун ел дәвамында Актүбә бистәсен җитәкләде.

– Бүген безнең арабызда җирле үзидарә органнарында хезмәтләрен туктатырга карар кылган, 12 ел дәвамында район башлыгы урынбасары вазифасын башкарган Наҗәт Нәгыймов, озак еллар авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән хөрмәтле җитәкче-хатын-кызларыбыз: Гөлсинә Мияссәрова, Илмира Әхтәмова, Мингизә Нуриева да бар.  Сезнең һәрберегез район һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткән җитәкче. Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләрегез өчен барлык азнакайлылар исеменнән зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклы матур гомер телибез, – диде җитәкче. 

Аларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. 

Соңгы көн тәртибе – Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс шартлары турында район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин чыгыш ясады. 

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев