Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда олысы да, кечесе дә күңел ачты

Җәй җитсә, шәһәребездә ишек алды бәйрәмнәре гөрли башлый. Быел беренчеләрдән булып «28 нче квартал» торак милекчеләре шикрәте бәйрәм итте. Солтангалиев урамындагы 31, 33, 29, 29 а, Гагарин урамындагы 35 нче йортларда яшәүчеләрне дәртле көйләр кичке дүрттән үк ишек алдында дәште. Халыкның уңганлыгына сокланмый мөмкин түгел: аш-судан, кул эшләреннән күргәзмәләр оештырылды....

Җәй җитсә, шәһәребездә ишек алды бәйрәмнәре гөрли башлый. Быел беренчеләрдән булып «28 нче квартал» торак милекчеләре шикрәте бәйрәм итте. Солтангалиев урамындагы 31, 33, 29, 29 а, Гагарин урамындагы 35 нче йортларда яшәүчеләрне дәртле көйләр кичке дүрттән үк ишек алдында дәште. Халыкның уңганлыгына сокланмый мөмкин түгел: аш-судан, кул эшләреннән күргәзмәләр оештырылды.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин актив гражданнарга, юбилярларга бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмне үзләренең җырлары белән «Квартет» төркеме бизәде. Кварталыбыз аксакалы - Бөек Ватан сугышы ветераны Фәрәгать ага тальян гармунында уйнап шаккаттырды.

Зурлар өчен дә, балалар өчен дә бик күп уеннар оештырылды. Аларда катнашкан беркем дә бүләксез калмады.

Рәфига Хикмәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда олысы да, кечесе дә күңел ачты