Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Өлкәннәр көне уңаеннан концерт оештырылды

Гомернең иң татлы чорына керәбез генә бит әле...

Шушы җирлегебездә яшәп, гомерләрен аның үсешендә фидакарь хезмәт куеп үткәргән өлкәннәребезне җыйган район-шәһәр Мәдәният йортында бусагадан узган берен гармун көенә кушылып биетә тордылар. Район башлыгының үзе, аның кул астындагы башка җитәкчеләр белән апа-абыйларыбыз бөтерчектәй бөтерелеп, гүя унсигез яшьлекләренә кайтып килде.

–Сез безнең алтын фондыбыз, – диде залдагы өлкәннәрне ягымлы карашы барлап район башлыгы Марсель Шәйдуллин. –Хәзерге һәм үсеп килүче буынга һәр гамәлегез, кылган эшләрегез, игелекләрегез белән һәрьяклап олы үрнәк булып торасыз. Бүгенге көндә республикада лидерлар арасында барган районны үстерүдә, ныклы итүдә, хәзерге уңышларыбыз нигезенә сезнең тырыш хезмәт салынган. Иң олы рәхмәтләребез сезгә!

Районның ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов өлкәннәрне кайгырту, бу уңайдан дәвам иткән айлык чараларына тукталды.

Бәйрәмне башлап җибәргән җырдагыча: “Әле безнең ялкын сүнмәгән, алга таба да шулай тормышның шатлык-куанычларын да, борчу-проблемаларын да уртак итеп, бердәм булып яшик”, – диде ул.

Әйе, районда өлкән буынга хөрмәт зурдан. Бүгенге көндә хезмәт коллективларында алар белән очрашулар үтә, көнкүрешләрендә ярдәм күрсәтелә, мәктәп балалары тимурчылык хәрәкәтен җәелдерде, үзәк сырхауханә, халыкка көнкүреш күрсәтү өлкәләре шәфкатьлелек акцияләре игълан итте. Бу бәйрәмдәге кебек үзешчәннәребез аларны матур чыгышларына, җыр-моңнарга күмде... Хәер, санап кына бетермәле дә түгел, һәрвакыттагыча – игелеккә чикләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев