Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Октябрь Мөхетдинов истәлегенә гер спорты буенча I турнир үткәрелде

10 июль көнне стадионда "Маяк" газетасы призына легендар шәхес, 1979-1989 елларда КПСС Азнакай шәһәр комитетының 1 секретаре булган Октябрь Мөхетдинов истәлегенә гер спорты буенча I турнир үткәрелде. Бәйгенең газетабыз олуг юбилеен каршылаган көннәрдә уздырылуы бер дә юкка түгел. Октябрь Салих улы район матбугатының ролен һәм әһәмиятен үстерүгә зур өлеш керткән...

10 июль көнне стадионда "Маяк" газетасы призына легендар шәхес, 1979-1989 елларда КПСС Азнакай шәһәр комитетының 1 секретаре булган Октябрь Мөхетдинов истәлегенә гер спорты буенча I турнир үткәрелде.

Бәйгенең газетабыз олуг юбилеен каршылаган көннәрдә уздырылуы бер дә юкка түгел. Октябрь Салих улы район матбугатының ролен һәм әһәмиятен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес. Турнирны ачу тантанасында Октябрь Мөхетдиновның бертуган апасы, Татарстан Югары Советы Президиумы секретаре булып эшләгән Дания Дәүләтшина да катнашты.

- Бу көн район өчен дә, безнең гаилә өчен дә бик истәлекле. Октябрь Салиховичны онытмавыгыз, аның исеме район халкының күңелендә яшәсен өчен шулай зурлаганыгыз өчен чиксез рәхмәт. Ул үзе дә әлеге спорт төрен яратты, яшьләрдә дә гер күтәрүгә мәхәббәт тәрбияләде, - диде Дания Салих кызы һәм азнакайлыларны спорт белән актив шөгыльләнергә чакырып, бер генә бирелгән гомернең кадерен белеп яшәргә өндәде.

Туртнирны ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин Октябрь Мөхетдиновның шәһәр-район үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте, әлеге турнирның дәвамлы булачагын әйттте.

Гер спортына килгәндә, районда әлеге спорт төрен үстерүдә танылган спортчы, тренер Җәмил Шакировның өлеше санап бетергесез. Ул Актүбәнең "Көмеш су" балалар сәламәтләндерү комплексында яшүсмерләрне шөгыльләндереп, аларны төрле дәрәҗәдәге ярышларга чыгара. Узган ел гына да районыбыз спортчылары ТР Чемпионатында катнашып, җиңү яулаган иде.

- Гер спорты - көчле кешеләр спорты. Элек-электән төрле милләт халыклары көчле рухлы һәм физик яктан нык, чыныккан кешеләрне хөрмәт иткәннәр. Бүген район командасы составында булган дүрт егетебез спорт мастерына кандидат. Әзерләнүләрнең нәтиҗәләре күренгәч җиңнәрне тагын да ныграк сызганып эшлибез, җиңүләр миңа да, балаларга да киләчәккә стимул бирә, - ди халыкара класслы спорт мастеры.

Әлеге ярышта да аның шактый яшь спортчысы катнашып, югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Ярышларның баш судьясы Җәмил Шакиров турнирны уздыру шартларын һәм кагыйдәләрен аңлатканнан соң мактау пьедесталының югары баскычын яулау өчен киеренке көрәш башланды. Авыр герләрне мамык урынына чөйгән яшүсмерләргә бу көнне сокланмаган кеше калмагандыр! Әнә Дмитрий Петрович, "ыһ" та итмичә, биш минут эчендә 24 килограмм авырлыктагы герне бер кулы белән 110 тапкыр чөеп, турнирның абсолют чемпионы булып танылды. Гомумән, катнашучылар әзерлекле, күрсәткечләр югары, көндәшлек зур иде бәйгедә.

Яшүсмерләр арасында (60 килограммга кадәр) Ростислав Томский, Алмаз Гаязов (60 кг дан югарырак), өлкәннәр арасында Дмитрий Петровичев, Җәлил Шакиров, Рамил Нурәхмәтов беренче урыннарны алдылар. Команда беренчелегендә пьедесталның беренче баскычына мәгариф идарәсе спортчылары менде.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар тиешле дәрәҗәдәге медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Октябрь Мөхетдинов истәлегенә багышланган беренче турнир спорт сөючеләргә әнә шундый матур тәэсирләр бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Октябрь Мөхетдинов истәлегенә гер спорты буенча I турнир үткәрелде