Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ОДН түләүләренә контроль көчәя

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге яңа үзгәрешләрнең тормышка ашырылу рәвеше, проблемаларны чишү юллары, шул исәптән коммуналь хезмәтләргә түләүләр һәрдаим район җитәкчелегенең контролендә булды. Узган дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Азнакайда 113 күпфатирлы йортта кайнар һәм салкын су буенча ОДН күләме 20 проценттан артып китә дип белдергән иде. Муниципаль район башлыгы Марсель...

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге яңа үзгәрешләрнең тормышка ашырылу рәвеше, проблемаларны чишү юллары, шул исәптән коммуналь хезмәтләргә түләүләр һәрдаим район җитәкчелегенең контролендә булды. Узган дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Азнакайда 113 күпфатирлы йортта кайнар һәм салкын су буенча ОДН күләме 20 проценттан артып китә дип белдергән иде. Муниципаль район башлыгы Марсель шәйдуллин ул вакытта торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчеләренә һәр йортта булып, анализ ясарга кушкан иде. Дүшәмбе көнне Расих Шәкүров тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырып, шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгындагы башка проблемаларга да тукталды.
Район башлыгы бу уңайдан коммуналь хезмәтләр буенча ОДН барлыкка килү проблемасын даими тикшереп, өйрәнеп ТСЖ, идарәчел компания, ресурслар белән тәэмин итүче оешма җитәкчеләренә халык белән актив эшчәнлек алып барырга, урынга чыгып очрашулар оештырырга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ОДН түләүләренә контроль көчәя