Азнакайда Нәүрүз бәйрәме үтте
Бүген шәһәребезнең “Шифа” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда халкыбызның борынгыдан килгән гүзәл бәйрәме – “Нәүрүз” үтте.
Ул кышны озату, язны каршылауга багышланган театраль тамаша белән башланып китте. Тамашада гына түгел, табигатьтә дә яз өстенлек ала башлады. Көн бераз буранлап торса да, җылы булды. Районыбыз сәхнә осталарының җыр-биюләре, кызыклы уеннары исә аны тагын җылытып, хәтта кыздырып җибәрде.
“Тукай”, “Марс” хуҗалыклары халыкны карга боткасы, тәбикмәкле кайнар чәй белән сыйлады. Бер якта авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде.
– Еллар тыныч, көннәребез имин, табыннарыбыз мул булсын! Рәхмәт шушындый матур бәйрәм оештыручыларга, безне тәмле ризыклар белән сыйлаучы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, – ди Наҗия апа Ибәтуллина.
Мәдәният хезмәткәрләре, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләренең аш-су күргәзмәсеннән өстәлләр сыгылып торды. Осталыкларын һәм күңел җылысын биреп пешергән ризыкларын шәһәр халкы бик теләп сатып алды, авыз итте.
Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин азнакайлыларны Нәүрүз бәйрәме белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Котлауларга шулай ук Халыклар дуслыгы йортында эшләүче милли диаспоралар вәкилләре дә кушылды.
– Без кечкенә чакта мондый бәйрәм булмый торган иде. Соңгы елларда халкыбызның күркәм йолаларын яңараталар. Бик шатланып бәйрәмгә киләбез, концерт карыйбыз, тәм-томнар сатып алабыз, – ди Гөлнур Мусина.
"Нәүрүз" – яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Элек Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Бу бәйрәм төрки халыкларда кышны озату, язны каршылау буларак кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев