Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Әниләр көнен билгеләп үттеләр

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез.

Әлеге иң изге бәйрәмнәрнең берсе булган көнне районыбызда ел саен зурлап билгеләп үтә идек, быел, санитар-эпидемиологик вәзгыятьне күздә тотып, концерт залларына җыелып булмый.

Әмма җитәкчеләребез безгә гомер бүләк иткән Аналарны, гүзәл затларны барыбер игътибарсыз калдырмады.

Бүген Сөембикә урамындагы Ана һәйкәле янында бәйрәм тантанасы үтте. Анда оешма-предприятиеләрнең хатын-кызлар советлары рәисләре, коллективлары катнашты.

Әниләребезне бәйрәм белән тәбрикләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәркемгә изге теләкләрен җиткерде.

– Ана исемен йөртү – зур горурлык. Бүген районыбызда 31 меңнән артык әни яши. 35 хатын-кызыбыз “Ана даны” медале белән бүләкләнде.Күп балалы гаиләләрнең артуы да безнең өчен сөенеч, балалар – безнең байлыгыбыз. Безгә тормыш бүләк иткән, назлап үстергән әниләребезгә барлык ир-атлар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Гомерегез озын, сәламәтлегегез нык булсын, – диде Марсель Шәйдуллин.

Әниләргә үзләренең котлау сүзләрен район хатын-кызлар берлеге рәисе Эльвира Галиева һәм Азнакай район үзәк сырхауханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илһамия Гыйниятуллина да ирештерделәр.

Бу көнне җир йөзендәге барлык әниләрне данлап, Ана һәйкәленә чәчәкләр дә салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев