Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда «Мобильник» профилактик операциясе бара

Районыбызда 5 августтан "Мобильник" профилактик операциясе башланды.

Аның кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт хуҗаларының телефоннан файдалану белән бәйле кагыйдә бозуларына игътибар бирәчәкләр.

– Төрле һәлакәтләр килеп чыгып торса да, сабак алмаган кешеләр күп. Җирлегебездә машина йөрткәндә телефоннан сөйләшеп баручылар еш очрый. Моның юл-транспорт һәлакәтләренә, төрле күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин икәнлеген истә тотсак иде. Чөнки телефон аша сөйләшү, язышу – болар барысы да кешене уйланырга мәҗбүр итә. Шул сәбәпле, машина йөртүче юлдагы ситуацияне күз уңыннан ычкындыра. Әгәр телефон шалтырый икән, иң дөресе - куркынычсыз урында туктап сөйләшү, – ди район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Равил Сәүбанов.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты нигезендә транспорт белән идарә иткәндә машина йөртүчегә техник җайланма белән җиһазландырылмаган телефоннан файдалану тыела. Бу таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә 1500 сум административ штраф салына.

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев