Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакайда, мәктәптән һөнәр дә үзләштереп чыгалар
Безнең чорда укучылар мәктәптән һөнәр дә алып чыгалар иде. Үземнең дә секретарь-машинистка дигән таныклыгым бар һәм ул миңа тормышымда нык ярдәм итте. Узган елдан башлап унынчы сыйныфлар өчен тагын шундый мөмкинлек пәйда булды. Татарстанда "2014-2020 елларга халыкның мәшгульлегенә ярдәм" дәүләт программасы эшли. Аның нигезендә "Һөнәр белән таныштыру" проекты гамәлгә ашырыла....
Безнең чорда укучылар мәктәптән һөнәр дә алып чыгалар иде. Үземнең дә секретарь-машинистка дигән таныклыгым бар һәм ул миңа тормышымда нык ярдәм итте. Узган елдан башлап унынчы сыйныфлар өчен тагын шундый мөмкинлек пәйда булды.
Татарстанда "2014-2020 елларга халыкның мәшгульлегенә ярдәм" дәүләт программасы эшли. Аның нигезендә "Һөнәр белән таныштыру" проекты гамәлгә ашырыла. Нәкъ менә шушы проект кысаларында Лениногорск көллияте базасында мәктәп укучылары пешекче һәм тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерәләр.
Укулар февральдән башланган. Хәзер практика өлеше һәм тиздән имтихан тапшырачаклар. Ике төркемдә унышар укучы.
- Бу программа республикада бары дүрт шәһәрдә: Казан, Алабуга, Түбән Кама һәм Азнакайда гына тормышка ашырыла. Ул укучыларга районда сорауга ия эшче һөнәрләр белән якыннан танышырга һәм киләчәктә дөрес юл сайларга мөмкинлек бирә, - ди мәшгульлек үзәгенең бүлек җитәкчесе Лениза Рәхимҗанова.
Урыннар санаулы булганга, укырга теләк белдерүчеләрне тест ярдәмендә сынап кабул итәләр.
- Бик тә пешеренергә яратам. Шундый уку мөмкинлеген белгәч, форсатны кулдан ычкындырасым килмәде. Киләчәктә программист булырга хыялланам, әмма аш-суга осталык та хатын-кыз өчен гомер буена кирәк. Вузда укыганда буш вакытта акча эшләү мөмкинлеге дә бит әле ул, - ди Азнакай 2 нче урта мәктәбеннән Гөлзада Гомәрова.
Кәкре Елга егете Галиев Нургаяз өчен таркторчы-машинист таныклыгы икеләтә мөһим.
- Хуҗалыгыбызда трактор бар. Әлегә анда йөрергә хокукым юк. Таныклыклы булгач, руль артына ныклап утыра алачакмын. Бу һөнәремнең армиядә дә файдасы тияр дип уйлым. Авылдамы, шәһәрдәме - кайда гына яшәсәң дә, эшсез калмыйсың, - ди ул.
Һөнәрле үлмәс дип юкка гына әйтмәгән халык. Бүгенге заманда егет кеше өчен генә түгел, хатын-кызга да җитмеш төрле һөнәр дә аз. Ә мондый дәүләт программалары бушлай өстәмә һөнәр алу мөмкинлеген бирә.
Резеда ШӘРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев