Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе бара

Республикабызда, шул исәптән районыбызда да "Мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе бара. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2013 елда старт алган иде. - Соңгы елларда республика хөкүмәте уку йортларының матди-техник базасын яхшыртуга игътибарын арттырды. Төрле программаларны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан да акча бирелә. Әмма заман таләпләре югарылыгында белем бирү...

Республикабызда, шул исәптән районыбызда да "Мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе бара. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2013 елда старт алган иде.

- Соңгы елларда республика хөкүмәте уку йортларының матди-техник базасын яхшыртуга игътибарын арттырды. Төрле программаларны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан да акча бирелә. Әмма заман таләпләре югарылыгында белем бирү өчен бу гына җитми. Җәйге чорда ата-аналар сыйныф бүлмәләрен ремонтлауда ярдәм күрсәтәләр, аларга зур рәхмәт. Ләкин моннан тыш та бик күп хәл итәсе проблемалар кала. Аларны бары меценатлар ярдәмендә генә чишеп була, - ди мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова.

Республикабызда 2016 елның беренче яртыеллыгында акциядә 500 гә якын спонсор катнашып, 420 мәктәпкә барлыгы 5 млн сумнан артык ярдәм күрсәткән.

Районыбызга килгәндә, аеруча Актүбәнең 2 нче, Тымытык, Сарлы мәктәпләре үзләренең элекке укучыларыннан, ата-аналардан зур игелек күргән. Мәсәлән, Актүбә 2 нче урта мәктәбен 2004 елда тәмамлаучылар 8 мең, Әтиләр советы 26 мең, ата-аналар комитеты 15 мең сумлык ярдәм күрсәткәннәр.

Тымытыклыларга меценатлар канцелярия товарлары, чыгарылыш балы үткәрүдә бүләкләр, чәчәк рассадалары белән ярдәм күрсәткән. Сарлылар иганәчеләр булышлыгы белән кабинетларда 10 мең сумнан артыклык буяу эшләре башкарган, ашханәгә 2500 сумлык кирәк-яраклы булганнар.

Шулай ук Азнакайның 1, 2, 5, 8 нче, Актүбәнең 3 нче, Урсай, Чалпы, Кәкре Елга мәктәпләре дә элекке укчылары һәм авылдашлары белән горурлана ала.

Гомеребезнең иң матур, ваемсыз чоры - ул мәктәп еллары. Биредә яраткан укытучыларың, күпме дусларың-иптәшләрең! Яшь барган саен кабатланмас ул елларга, канатлы балачакка кайтып, коридорларны яңгыратып көләсе, сумкаларны болгый-болгый класстан-класска йөгерәсе килә. Еллар белән без генә түгел, туган мәктәбебез дә картая икән. Ә бит балачак иле гел яшь булып калырга тиеш кебек тоела. Шуңа күрә мөмкинлеге булган һәркем аңа ярдәм кулы сузса, килгән саен ул безне рәхмәт әйтеп, якты йөзе белән каршы алыр иде.

Резеда ШӘРИПОВА

Фото http://elabugaedu.ru/the-news/1789--l-r-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе бара