Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда миокард инфарктының аеруча артуы күзәтелә

Быелның 10 аенда районыбызда 760тан артык кеше вафат булган. Узган еллар белән чагыштырганда бу сан кимрәк булса да, тынычлап калырга ярамый, мәсьәлә җитди һәм аны уңайга үзгәртү өчен кичекмәстән чаралар күрү сорала. Үлем-китемнәр буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында менә шулар хакында җитди сөйләшү барды. Үлем-китемнең сәбәпләре төрле: 12 кешенең гомере...

Быелның 10 аенда районыбызда 760тан артык кеше вафат булган. Узган еллар белән чагыштырганда бу сан кимрәк булса да, тынычлап калырга ярамый, мәсьәлә җитди һәм аны уңайга үзгәртү өчен кичекмәстән чаралар күрү сорала. Үлем-китемнәр буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында менә шулар хакында җитди сөйләшү барды.


Үлем-китемнең сәбәпләре төрле: 12 кешенең гомере юл һәлакәтендә кыела, 19ы үз-үзенә кул салган, 126 кешене яман шеш авыруы "алып киткән"... Аларның 23 проценты - хезмәткә яраклы яшьтәгеләр. 63,3 процентны йөрәк-кан тамыры авырулары тәшкил итә. Миокард инфарктының аеруча артуы күзәтелә...


Утырышта хәл торышы бар яклап яктыртылды. Халыкка диспансерлаштыру үткәрү тәмамланып килә, аны уңышлы башкарып чыгу бурычы тора. Шулай ук медицина тикшерүенең сыйфатын күтәрү буенча да тәкъдим-фикерләр әйтелде. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау чараларын нәтиҗәле итү, суицидларга юл куймауда ышаныч телефоннарыннан файдалану хакында сүз барды. Мәсьәләнең актуаль булуыннан чыгып, эшчәнлек яктыртылган, проблемалар күтәрелеп, аларны хәл итү юллары бергәләп барланган мондый утырышлар квартал саен үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда миокард инфарктының аеруча артуы күзәтелә