Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакайда милли бәйрәмебез Сабантуй узды
Җилкендердең, әй, Сабантуй, хисләрне, күңелләрне! Узган атнада Азнакайда игенче хезмәте белән тыгыз бәйләнгән, сабан эшләре төгәлләнгәч зур тантана итеп үткәрелә торган милли бәйрәмебез - Сабантуй гөрләп узды. Чәчүлек җирләре мәйданы буенча Азнакай республикада быел да беренче урында: район буенча 100 меңнән артык гектарда иген культуралары чәчелде. Терлекчелек буенча да Азнакай...
Җилкендердең, әй, Сабантуй, хисләрне, күңелләрне!
Узган атнада Азнакайда игенче хезмәте белән тыгыз бәйләнгән, сабан эшләре төгәлләнгәч зур тантана итеп үткәрелә торган милли бәйрәмебез - Сабантуй гөрләп узды.
Чәчүлек җирләре мәйданы буенча Азнакай республикада быел да беренче урында: район буенча 100 меңнән артык гектарда иген культуралары чәчелде.
Терлекчелек буенча да Азнакай районы алдынгылар рәтендә, көненә 125 тонна сөт җитештереп, республикада беренче унлыкта бара.
Икмәк ул - ил тоткасы. Игеннәр күкрәп үскәндә генә йортка бәрәкәт иңә. Халкыбыз юкка гына икмәкле ил - көчле дәүләт, димәгән. Азнакайлылар пешергән бәйрәм калачын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов иң беренче Марсель Шәйдуллиннан авыз иттерде.
Мәйдан түрендә - хезмәт батырлары
Икмәк булса, җыр да була, диләр. Милли бәйрәмебез Сабантуй нигезендә әнә шул икмәкне үстерүче игенчеләребез хезмәтен олылау ята. Бу хезмәт беркайчан да җиңел булмаган, тубал белән чәчү чәчкән чорларда да, хәзерге югары технологияләр заманында да фидакарь игенчеләребезнең тире белән үстерелә икмәк. Сабантуй мәйданына да беренчеләрдән булып туфрак катыш икмәк исе сеңгән куллары белән ил табынын баетуга зур өлеш кертүче кыр батырлары, алдынгы сабанчылар, механизаторлар керде. Аннары җигүле атларда авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча алдынгы урынны яулаган "Азнакай" АФ", "Тукай", "Союз-Агро", "Стәрле" җәмгыятьләре, "Марс", "Мөстәкыймов ис.", "Чатыр-тау", "Социалистик Хезмәт Герое Ф.Кәримов ис." (Чалпы), "Таллы Бүләк", "Чалтаймас" хуҗалыклары, "Габдрахманов Л.Г.", "Гәрәев И.Р.", "Корбанов И.В." һәм "Кәлимуллин И.Ә" КФХлары хезмәткәрләре үтте.
Җирлегебез кара алтын белән дә дан тота. Авыл хезмәтчәннәрен нефтьчеләребез колоннасы алыштырды. Агымдагы елда Марат Җәләтов җитәкчелегендәге "Азнакайнефть" идарәсе үзенең 60 еллык юбилеен билгели. Идарә оешканнан алып бүгенге көнгә кадәр нефтьчеләребез 487 миллион тоннадан артык кара алтын чыгарган. Җирлегебездә яшәүчеләрнең көнкүреш шартларын яхшырту өчен идарә тарафыннан бик күп социаль программалар тормышка ашырыла, торак төзелеше, мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау өлкәләренә саллы ярдәм күрсәтелә.
Агымдагы елда Г.Тукайның 130 еллыгына багышлап бик күп чаралар уздырылды. Тукай әсәрләре безне туган көнебездән алып гомеребезнең азагына кадәр озата килә. Сабый вакытта күңелләрне Шүрәлесе кытыклап "теңкәгә тисә", чәчәктән-чәчәккә очучы күбәләге күңелләрне күтәрә. Ә аның әкиятендәге озын чәчләрен алтын тарагы белән тарап утыручы Су анасын онытып буламы соң? Сабантуй кунаклары бәйрәм көнне бер мизгелгә әнә шул әкияти дөньяга сәяхәт кылды.
Милли бәйрәмебездә районның 85 еллык тарихында якты эз калдырган легендар шәхесләребезгә дә дан җырланды.
Сабантуй әләмен икенче ел рәттән "Сабан батыры" исеменә лаек булган - "Стәрле" хуҗалыгының механизаторы Илнур Җиһаншин һәм 2015 елның көрәш батыры Альберт Мамалимов күтәрде.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Сабантуйны ачып, район халкының быел да бәйрәмгә авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә күркәм уңышлар белән килүен билгеләп үтте.
- Чәчүләргә республикада иң беренче керешеп, иртә вакытта тәмамладык. Беренчеләрдән булып печән әзерләүгә, сенаж салуга керештек -, диде район башлыгы.
Барлык башлангычларда ярдәмнәре өчен ул республикабыз Президентына, ТР Хөкүмәтенә, "Татнефть" ААҖ һәм "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.
Сабантуйга кунаклар да күп килгән иде. ТР Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе, депутат Таһир Һадиев республика җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән азнакайлыларга, бәйрәмдә катнашучы кунакларга тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. "Сабан туе - халкыбызның һәр елны көтеп ала торган күркәм бәйрәмнәренең берсе. Эше нинди, ашы шундый, дигән борынгылар. Азнакай халкының күркәм эшләре Татарстан гына түгел, бөтен Россиягә билгеле. Сабан туе хезмәт сөючән, тырыш, уңган, булган Азнакай халкының күңелле итеп ял да итә белүләрен, җырга-моңга осталыгын, тапкырлык-зирәклеген, көч-кодрәткә ия булуларын тагын бер кат исбатлады. Киләчәктә дә үзегезнең урынны нык тотып, матур итеп эшләргә, тагын да зуррак уңышларга ирешергә насыйп булсын,- диде Таһир Һадиев тәбрикләү вакытында.
Сабан батырларына, алдынгы механизаторларга, гомумән, барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә кадер-хөрмәт күрсәтү, аларны бүләкләү - һәрбер Сабантуйның иң күркәм минутлары. ТР Дәүләт Советы депутаты, район башлыгы Азнакай хезмәтчәннәренә Дәүләт бүләкләре, Рәхмәт хатлары тапшырдылар. "Гарант" төзелеш компаниясе җитәкчесе Наил Ильясовка "Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе", 9 нчы мәктәпнең физик тәрбия укытучысы Мәннәф Хөҗҗәтовка - "Татарстан Республикасның Атказанган физик культура хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
Биш айлык терлекчелек күрсәткечләре һәм язгы кыр эшләрен кыска срокта яхшы сыйфат белән башкарып чыккан "Азнакай" АФ" җәмгыяте җитәкчесе Илгиз Мөслимов һәм "Тукай" җәмгыяте җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков җитәкчеләр кулыннан автомобиль ачкычы алуга иреште.
Кыр батырлары: "Стәрле" ҖЧҖ механизаторы Илнур Җиһаншин, "Азнакай" АФ" җәмгыятенең Сарлы бүлекчәсе механизаторы Илмир Хәбибуллин, "Социалистик Хезмәт Герое Ф. Кәримов ис." хуҗалык мехинизаторы Рәис Гарипов диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.
Ел саен районда авыл җирлекләре арасында санитар-экологик торыш, төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре буенча бәйге уздырыла һәм анда җиңүчеләр Сабантуйда бүләкләнә. Быел беренче урын Әгерҗе авыл җирлегенә (авыл җирлеге рәисе - Назыйф Хәсәнов) бирелде. "Иң төзек авыл" номинациясендә җиңүче булып Камышлы Күл авылы танылды.
Авылларда чишмәләр гомер-гомергә изге урын дип санала. Бүген районда булган йөздән артык чишмәне төрле оешма-предприятиеләр төзекләндерә, тәртиптә тота. "Сервис-НПО" ҖЧҖнең 5 нче цех коллективы карамагында булган Октябрь Бүләк авылындагы "Чагаллы чишмәсе" районның иң төзек чишмәсе исеменә лаек дип табылды. Мәндәй авылындагы Яңа урам, 6 нчы йорт ишегалды "Иң төзек ишегалды" номинациясендә җиңү яулады. Йорт хуҗалары Альбина һәм Закир Тимербаевларга да истәлек бүләкләре тапшырылды. Күктәкә авылыннан Мәүләветдин Таҗиев - "Иң яхшы урам старостасы" исеменә лаек булды. Микулино авылыннан Владимир Вишневский - "Иң яхшы гаилә фермасы", Мөслимнән Гөлсинә һәм Алишер Умаровлар "Иң яхшы шәхси хуҗалык" номинацияләрендә җиңде.
Тантаналы чаралардан соң бөтен халык игътибары мәйдан уртасына юнәлде. Олысы-кечесе милли уеннарда катнашты: сулы чиләкле көянтә асып йөгерде, чүлмәк ватты, катыктан тәңкә эзләде, капчык киеп сикерде, капчык белән бүрәнәдә сугышты, шома колгага менде, авызларына йомыркалы кашык кабып йөгерде, кул көрәштерде...
Башкортстан Республикасының "Мирас" җыр һәм бию ансамбле, Татарстанның Атказанган артисты Филүс Каһиров һәм эстрадабызның якты йолдызы Мөнир Рахмаевның чыгышлары Сабан туеның чагу бизәге булды. Район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы, театральләшкән күренешләр тамашачылар тарафыннан югары бәяләнде.
Атлар килә, юл бирегез!
Сабан туеның элеккедән калган матур бизәге - ул атлар чабышы. Соңгы елларда җирлегебездә атчылыкка игътибар аеруча артты. Бу елны да ярыш озакка истә калырлык кызыклы да, мавыктыргыч та итеп оештырылган иде. Ярышлар Актүбә ат спорты мәктәбе спортчыларының күркәм чыгышы белән башланды.
Ярашларга, гадәттәгечә, юртаклар старт бирде. Бер-берсен уза-уза финишка якынлашкан җилдән җитез атлар арасыннан быел беренчелеккә Марс" хуҗалыгыннан "Гарлем" кушаматлы юртак (җайдагы - Рушан Зарипов) лаек булды.
Чабышкылар ярышы ике төркемдә узды. Чиста токымлы чабышкылар арасында финиш сызыгын беренче булып "Таллы Бүләк" АХПКннан "Гром" (Руслан Шириазданов) узды. Ярым токымлы атлар арасында Якый авылыннан "Дунай" (Хәлил Латыйпов) җитезрәк булды.
Алга таба ат чабышының иң мавыктыргычы һәм көтеп алганы - җирле атларда бәйге башланды. Киеренке көрәштә "Союз-Агро"дан "Тайсон" кушаматлы ат (Владислав Галиев) үзен иң көчлесе итеп танытты.
Батырлар кулы - билдә, сөлгесен сала иңгә
Ат чабышыннан соң сабан бәйрәменең иң күп тамашачысын җыйган тагын бер урыны - көрәш мәйданы. Башка уен-бәйгеләр тәмамланып, мәйданда халык шактый әзәйгәннән соң да, көрәш сөючеләр, бар дөньяларын онытып, бил алышучыларны күзәтә, алар өчен җан ата, көч бирә. Быелгы халык бәйрәмендә бил сынап карарга теләгәннәр саны бихисап иде. Бу инде районда милли көрәшнең үсештә булуына ишарә. Көрәш келәмендә алышлар киеренке барды. Сабантуй батыры кем булыр? Бүләккә дигән автомобильне кем иярләр? Җанатарларларның барсы да кичке сәгать бишкә кадәр әнә шул сорауларга җавап көтте.
Үсмерләр арасында җиңүчеләр алты авырлык төркемендә билгеләнде. Югары күнекмә, физик әзерлек күрсәтеп, Алмаз Гәрәев (30 килограммга кадәр авырлык категориясендә), Илфат Миңнегалиев (40), Равил Сабирҗанов (45), Айдар Гарипов (55), Данил Ибәтов (65), Булат Гарипов (65 килограммнан артык) беренче урынны яуладылар. Өлкәннәрдән Фәнис Сәхбиев (60), Артур Солтанов (70), Наил Закуанов (75), Тимур Миңнеханов (80), Эдуард Усманов (90), Илгиз Әзһәмов (100дән артык) үзләренең иң көчле булуларын раслады. Милли бәйрәмебезнең абсолют батыры булып исеме күпләребезгә таныш булган, бик күп бәйгеләрдә җиңү яулаган Айдар Алтынбаев танылды. Быел да автомобильне үз авырлык категорияләрендә җиңү яулаучылар арасында уйнаттылар. Аңа 60 килограмм авырлыкта җиңгән азнакайлы Фәнис Сәхбиев ия булды.
Бер үк вакытта ветераннар арасында да кызу көрәш барды. Биредә Зөфәр Хәмзинны алып салыр батыр табылмады.
Күңелле, җырлы-биюле, ярыш төрләренә бай Сабантуй үтте, Азнакай халкы, калабыз кунаклары рәхәтләнеп ял итте. Быелгы Сабантуй үзенең бәхетле һәм чагу мизгелләре, җылы очрашулары белән хәтеребездә калсын, арытаба яңа эшләргә һәм казанышларга рухландырсын!
Сабантуй мизгелләреннән күбрәк фотоларны газетаның
aznakaevo-rt.ru сайтына кереп карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев