Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы узды

Шушы көннәрдә чаңгы базасында мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы узды. -Бу ярышлар мондый масштабта районда беренче тапкыр үткәрелә, - диде мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе Рәмзия Хәсәнова. Анда физкультура укытучыларыннан алып мәктәп директорларына кадәр катнашты. Хатын-кызлар арасында шәхси беренчелектә 1 нче урынны -Гөлнара Авзалова (7 нче мәктәп), 2 нче урынны...

Шушы көннәрдә чаңгы базасында мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы узды.

-Бу ярышлар мондый масштабта районда беренче тапкыр үткәрелә, - диде мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе Рәмзия Хәсәнова.

Анда физкультура укытучыларыннан алып мәктәп директорларына кадәр катнашты.

Хатын-кызлар арасында шәхси беренчелектә 1 нче урынны -Гөлнара Авзалова (7 нче мәктәп), 2 нче урынны - Гөлнур Камалетдинова (4 нче лицей), 3 нче урынны Эльвира Хәсәншина (Азнакай 2 нче балалар бакчасы) яулады. Ирләр арасында призлы урыннарны Мәннәф Хөҗҗәтов (9 нчы мәктәп), Ринат Сафин (Кәкре Елга), Сергей Соколов (Актүбә 1 нче мәктәбе) бүлеште.

Директорлар һәм завучлар арасында ярышта урыннар шулай ук ирләр һәм хатын-кызлар арасында бүленде. Гүзәл Шәрәфиева (Актүбә 2 нче мәктәбе) һәм Альберт Рахманов (гимназия) - беренче, Зөлфия Зарипова (Азнакай 3 нче мәктәбе) һәм Руслан Гәрәев (Әсәй)- икенче, Гөлшат Хәйбуллина (Урманай) һәм Данияр Мөхитов (Кәкре Елга) өченче урыннарга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы узды