Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Масленица күңелле узды (ФОТО+ВИДЕО)

Бүген шәһәребезнең «Шифа» сәүдә үзәге каршындагы мәйданда славяннарның борынгы йоласы – Масленица узды.

Кышны озату, язны каршылау бәйрәме уеннарга, җырга, биюләргә бай булды. Мәйданга халык шактый җыелды. Олысы да, кечесе дә артистларга кушылып рәхәтләнеп биеде, кулга-кул тотынып, әйлән-бәйлән әйләнде.

Алып баручылар бәйрәмне элек ничек үткәрүләре, аның йолалары белән дә таныштырдылар.

Бер кырыйда төтеннәрен чыгарып, самоварлар кайнады, табада чыж-чыж майлы коймаклар пеште. Шулай ук ярминкә оештырылган иде.

Азнакайлыларны бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде.

– Җирлегебездә бәйрәмнәр бик күп уза. Аларда бөтен халык бергәләп күңел ача. Борынгы гореф-гадәтләрне буыннан-буынга тапшыручы күпме фольклор ансамбльләре эшли. Алга таба да шулай тынычлыкта, килешеп, тату яшәргә язсын, – диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев