Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда лицейчылар балы узды

Көяз кавалерлар, нәзәкатле туташлар, унтугызынчы гасырның купшы биюләре, дулкынланып алсуланган йөзләр, ирен читләренә эленгән елмаюлар... Бу - лицейчылар балы. Шәһәребезнең физика-математика юнәлешендәге 4 нче лицеенда икенче елын уздырылучы әлеге чараны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты. Ул укучыларны алга таба да сынатмаска, лицей исемен югары күтәреп, тырышып укырга, кирәкле һөнәрләр...

Көяз кавалерлар, нәзәкатле туташлар, унтугызынчы гасырның купшы биюләре, дулкынланып алсуланган йөзләр, ирен читләренә эленгән елмаюлар... Бу - лицейчылар балы.

Шәһәребезнең физика-математика юнәлешендәге 4 нче лицеенда икенче елын уздырылучы әлеге чараны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты. Ул укучыларны алга таба да сынатмаска, лицей исемен югары күтәреп, тырышып укырга, кирәкле һөнәрләр үзләштереп, районыбыз үсешенә лаеклы өлеш кертергә чакырды.

Укуда, төрле фәннәр буенча олимпиадаларда, бәйгеләрдә җиңү яулаган утыздан артык укучы өчен чын бәйрәм төсемере алды бал. Иң яхшы өч укучыга: Лиана Сәетова, Айгөл Хафизова һәм Равия Мөхсиновага лицей гранты һәм "Броско" фирмасыннан мәктәп формасы алуга 2000 сумлык сертификат тапшырылды.

- Алдынгыларны шулай хөрмәтләү - ул яхшы этәргеч, - ди лицей директоры Ленар Хәйрулллин.

Ай дәвамында дәрестән соң калып биергә өйрәнүләр эзсез узмаган: төз сынлы горур егетләр янында кызлар нәфис күбәләкләрдәй бөтерелде, аларның бу биюләре шау-шулы, ыгыз-зыгы заманнан серле ерак чорларга алып кайткандай булды.

Лицейчылар кичә тәмамлангач та бәйрәм рухыннан тиз генә кайта алмадылар.

-Искиткеч бал! Аны оештыручыларга бары рәхмәт сүзләре генә әйтәсе килә. Лицейчы булуым өчен зур горурлык кичердем, бу көн минем күңелемдә гомергә сакланыр, - ди унберенче сыйныфны тәмамлаучы Равия Мөхсинова.

Резеда ШӘРИПОВА




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда лицейчылар балы узды