Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда лицейчылар балы узды

Өченче ел рәттән шәһәребездә лицейчылар балы уза. Традиция буенча быел да ул укуда, сәнгатьтә, спортта югары уңышларга ирешкән укучыларны җыйды. Физика-математика юнәлешендә белем бирүче 4 нче лицейның бай тарихы һәм горурланырлык уңышлары бар. Биредә «Өстенлекле мәктәп» проекты тормышка ашырыла. Ул бик күп сәләтле балаларны олы тормыш юлына очырган. Район башкарма...

Өченче ел рәттән шәһәребездә лицейчылар балы уза. Традиция буенча быел да ул укуда, сәнгатьтә, спортта югары уңышларга ирешкән укучыларны җыйды.

Физика-математика юнәлешендә белем бирүче 4 нче лицейның бай тарихы һәм горурланырлык уңышлары бар. Биредә «Өстенлекле мәктәп» проекты тормышка ашырыла. Ул бик күп сәләтле балаларны олы тормыш юлына очырган.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Сөләймәнова хакимият исеменнән укучыларны шундый күркәм бәйрәм белән тәбрикләде һәм алга таба да тырышып укуларын, яңа үрләр яулауларын теләде, моның өчен мәктәптә барлык мөмкинлекләр булуын белдерде.

Иң яхшы өч укучыга: Нәзилә Рахманова, Булат Гаптуллин, Илназ Нуриевка лицей директоры Ленар Хәбибуллин грантлар һәм "Броско" фирмасыннан мәктәп формасы алуга 2000 сумлык сертификат тапшырды.

Бал исә анда катнашучыларны сихри әкият дөньясына алып керде. Көяз кавалерлар, купшы күлмәкле кызлар, аларның нәфис биюләре күзләргә генә түгел, җаннарга да матурлык өстәде.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда лицейчылар балы узды