Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда көзге чакырылыш башланды - ФОТО

Егетләрнең сайлау хокукы бар.

РФ Президенты фәрманы, Саклану министрлыгы приказы нигезендә 1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Районның хәрби чакырылыш комиссиясе үз эшенә кереште.

Бу чакырылышта медицина комиссиясен районыбызның 350 ләп ир-егете үтәргә тиеш. Дөрес, аларның барсы да армия сафларында хезмәт итәчәк дигән сүз түгел әле. Хәзер булачак солдатларны сайлап, иң беренче чиратта сәламәт, белемле, аңа хәзерлекле булганнарны алалар.

Чакыру комиссиясенең беренче утырышын аның рәисе – район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Анда дистәдән артык егет “сынау” тотты. Аларның күпләре 18 яшьтән өстәгеләр. Әйтик, Азнакай егете Булат Шәкуров 4 нче мәктәпне тәмамлагач, КФУда укып геофизик дипломы алган. Магистратурада укыган җиреннән, хәрби хезмәткә китәргә булган.

–Яшь бара, армияга китүне башкача сузмаска булдым, – ди ул. – Минем фикерне өйдәгеләр дә кире какмады, укуны аннан соң дәвам итәчәкмен. Үземне солдат хезмәтенә әзер дип саныйм, спорттан кечкенәдән аерылганым юк.

Спорт дигәннән, Марсель Зөфәр улы комиссия каршына баскан береннән аның нинди төре белән шөгыльләнүе белән кызыксынды. Әйе, физик яктан ныклы булмасаң, авырга туры киләчәк, шуны аңлаган яшьләр физик хәзерлекле булырга тырыша. 22 яшьлек Александр Черепановның да: “Кәефләр ничек?”, – дигән сорауга шартлатып: “Боевое!” – дип торуы аның хәрби хезмәткә бүгеннән әзер булуын күрсәтә. Спортчы егетнең информатика белән бәйле белгечлеге дә армиядә бик ярап куячак. Ә менә Рифат Кәримов әле унсигезен генә тутырган, әмма нефть институтында укуын 1 елга кичектереп тормакчы, армиягә барасы килә.

–Мине беренче отправкада ук җибәрмәссез микән? – дигән теләген дә белдерде ул.

Илнар Дәүләтшинның Севастопольдә диңгез флотында хезмәт итәсе килә. Илшат Закиров контракт хезмәтен сайларга әзер. Югары уку йортын тәмамлап, хәрби хезмәткә әзер дип санаган егетләр үзләрен бик җитди, иркен, ышанычлы тота. Тормыш чыныгуы алырга алар каршы түгел.

Көзге чакырылышта хәрби хезмәткә районыбыздан 70 тән артык егет китәчәк. Алар әлегә комиссия үтә. Район хәрби чакырылыш комиссиясе утырышына рәислекне дәвам иткән район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов егетләрнең нигездә сәламәт, хәрби хезмәткә яраклы булуын ассызыклады, тагын да мөһиме – аларның хезмәт итәргә теләге бар.

–Урта һәм югары уку йортларын тәмамлаган егетләр контракт нигезендә дә хезмәт итә ала, сайлау хокуклары бар, –диде республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеев.–Аларның беренчеләре белән – 2, вуз бетергәннәре белән 3 елга контракт төзелә. Хәрби хезмәт урынын үзләре сайлый һәм аларга бу чорда хезмәт хакы түләнә.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә районыбызның 25 егете илнең төрле почмакларында контракт буенча хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев