Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда кышкы чорда терлекчелек продукцияләре җитештерүне тиешенчә тәэмин итү буенча киңәшмә узды

Узган шимбә көнне Х.Мөстәкыймов исемендәге ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән быелның ун айлык эш йомгаклары һәм кышкы чорда терлекчелек продукцияләре җитештерүне тиешенчә тәэмин итү буенча район киңәшмәсе булды. Аның эшендә Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов катнашты. Әйтергә кирәк, агросәнәгать өлкәсендә ел әйләнәсендә тотрыклы керем бирүче төп...

Узган шимбә көнне Х.Мөстәкыймов исемендәге ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән быелның ун айлык эш йомгаклары һәм кышкы чорда терлекчелек продукцияләре җитештерүне тиешенчә тәэмин итү буенча район киңәшмәсе булды. Аның эшендә Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов катнашты.


Әйтергә кирәк, агросәнәгать өлкәсендә ел әйләнәсендә тотрыклы керем бирүче төп тармак - терлекчелеккә игътибар районда артканнан арта бара. Элегрәк мондый практик киңәшмә-семинарлар уздыру өчен алдан ук аерым бер хәлле хуҗалык сайлап алына, уртак көч белән ул күрсәтмә булырдай үрнәк халәткә китерелә иде.

Шөкер, безнең район өчен инде андый заман узып бара. Чөнки бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәр тармак буенча да тәҗрибә алышырлык үз казанышы, алга китеше бар. Шуңа да быелдан мондый киңәшмәләр терлекләрне кышлату барышында районның барлык хуҗалыкларында да чиратлап уздырылачак. "Марс" җәмгыятендәге семинардан соң, Х.Мөстәкыймов исемендәге ҖЧҖндә үткәрелгәне шуның икенчесе булды.


...Киңәшмәнең практик өлеше терлекчелек фермаларындагы шартлар белән танышудан башланды. Урамда ерып йөрмәслек пычрак, саз булса да, терлекләр асрала торган бина эче чиста. Малларның аслыкларына пычкы чүбе, салам салынган, алларына рационда каралган ризык, минераль өстәмәләр, су куелган.


Быелның 10 аенда биредә һәр 100 сыердан 100 бозау алынган, хуҗалык көтүе 41 тана белән тулыландырылган. Сөтнең сыйфатын яхшырту һәм савымчыларның кул хезмәтен җиңеләйтү максатыннан, савым сыерлар блогында сөт кудыргычлар урнаштырылган. Алынган продукция, заказчыларга тапшырылганчы, суыту блогында саклана. Терлекчелек тармагын интенсивлаштыру, яңа техника һәм технологияләр кертү нәтиҗәсендә шушы вакыт эчендә сөт савуны узган ел белән чагыштырганда 594 центнерга арттыруга да ирешкәннәр.


Киңәшмәнең теория өлешендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов бу өлкәдә узган 10 айда районда башкарылган эшләрне анализлады. Хәтерегездә булса, Республика Президенты ике елга якын элек Азнакай районы агросәнәгать хезмәтчәннәре алдына 2013 ел азагына кадәр мөгезле эре терлекләр санын 25 мең башка җиткерү бурычын куйган иде. Бүген инде ул 24 мең 564 баш тәшкил итә. Идарә җитәкчесе белдерүенчә, күрсәтелгән вакытка Президент йөкләмәсе арттырып үтәләчәк. Моның өчен бөтен мөмкинлекләре, ныклы нигезләре бар.


Районда бүген һәр сыердан уртача 11,3 килограмм сөт савыла. Ягъни, республика күләмендә унынчы урынны билибез. Чыгыш ясаучы белдерүенчә, безнең тагын да яхшырак күрсәткечләргә ирешү мөмкинлегебез бар. Моның өчен мастит белән авыручы сыерларны дәваларга, терлекләрне ашату рационын азык, кан анализы нигезендә төзергә, савым сыерларның кысыр калуын булдырмаска кирәк.

Соңгылары барлык көтүлекнең 4 процентын тәшкил итә. "Кысыр сыердан сөт тә, бозау да юк. Кайбер хуҗалыклардагы көтүлекләрне тулыландыру техникларының эш шартларын яхшыртырга, хезмәт хакларын арттырырга кирәк. Алар хезмәтеннән башка көтүлекләрне без нәселле таналар белән тәэмин итеп бетерә алмаячакбыз", - диде Миргасим Усманов. Ул шулай ук сөтчелек тармагында яхшы эшләүче, һәр сыердан көненә 13,1 - 12шәр килограмм сөт алучы "Таллы Бүләк" кооперативы, "Марс" ҖЧҖ, "Кәримов КФХ", "Тукай" җәмгыяте, "Габдрахманов КФХ"н билгеләп үтте, башкаларга үрнәк итеп куйды.


Шунысы аеруча куанычлы - сыерлардан иң күп бозау алу, терлекләрнең үлем очракларын киметү буенча район республикада беренче урында тора.


Киңәшмәдә Х.Мөстәкыймов исемендәге ҖЧҖ директоры Рафаэль Шәфигуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Рәфис Гыйләҗев, терлекчелек буенча баш инспектор Дилә Вәлиева, дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшин чыгыш ясады.


Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов эшлекле киңәшмәгә йомгак ясады һәм терлекләрне кышлату чорында алардан продукция алуны тәэмин итү буенча хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре алдында торган бурычларга тукталды.


Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда кышкы чорда терлекчелек продукцияләре җитештерүне тиешенчә тәэмин итү буенча киңәшмә узды