Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда коммуналчылар бәйрәм итте

Азнакаебызның төзеклеге, чисталыгына, яшеллегенә сокланып туймаслык. Яшәгән йортларыбы да җылы һәм якты, һәрдаим суы, газы килеп тора. Төзелеш, халыкка тудырылган уңайлыклар буенча якын-тирә шәһәрләр арасында Азнакай республикада югары рейтингта бара. Боларның барысы да районыбыз коммуналчыларының фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Кояшлы, матур ял көнендә табигать кочагында алар гаиләләре белән зур бәйрәм оештырдылар....

Азнакаебызның төзеклеге, чисталыгына, яшеллегенә сокланып туймаслык. Яшәгән йортларыбы да җылы һәм якты, һәрдаим суы, газы килеп тора. Төзелеш, халыкка тудырылган уңайлыклар буенча якын-тирә шәһәрләр арасында Азнакай республикада югары рейтингта бара. Боларның барысы да районыбыз коммуналчыларының фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Кояшлы, матур ял көнендә табигать кочагында алар гаиләләре белән зур бәйрәм оештырдылар. Халыкка торак коммуналь һәм башка төр көнкүреш хезмәте күрсәтүчеләрне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде. Район һәм шәһәребездә тулдырылган матурлык, уңайлыклар өчен бу өлкәдә эшләүче хезмәткәрләргә олы рәхмәтен белдереп, алдынгыларга бүләкләр тапшырды. Җылы тәбрикләү сүзләре, концерт номерлары, төрле уеннар, бәйге һәм башка күңел ачу чаралары белән бәйрәм бик күңелле үтте.

Фото с сайта http://aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда коммуналчылар бәйрәм итте