Азнакайда кибет сатучысын 2000 сумга төп башына утыртканнар
Узган атнада, бер хатын, кибеткә кереп, товарлар сатып ала һәм сатучыга 5 мең сумлык бирә. Соңгысы, үз чиратында, 4200 сум акча кайтара. Әмма кулына акчаны алганнан соң сатып алучы товарлардан баш тарта. Ялганчы акчаны букчасына да салмый, үзе дә күз каршында гына торганлыктан, кассир аның кулыннан акчаны алып, шунда ук,...
Узган атнада, бер хатын, кибеткә кереп, товарлар сатып ала һәм сатучыга 5 мең сумлык бирә. Соңгысы, үз чиратында, 4200 сум акча кайтара. Әмма кулына акчаны алганнан соң сатып алучы товарлардан баш тарта. Ялганчы акчаны букчасына да салмый, үзе дә күз каршында гына торганлыктан, кассир аның кулыннан акчаны алып, шунда ук, санап та тормастан, кассага салып куя, ә "шома кул"ның сиздерми генә 2 мең сум акчаны урлаганын абайламый кала. Карак үзенең 5 мең сумын да, урланганын да алып, эзен "суыта".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев