Бүген Татарстан мәйданында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан зур хәйрия ярминкәсе уздырылды.
Анда мәктәп, балалар бакчалары коллективлары, районның башка бюджет учреждениеләре – спорт идарәсе, социаль яклау идарәсе, политехник техникум, яшьләр үзәге, мәдәни үзәк коллективлары һ.б. катнашты. Биредә түбән бәядән яшелчә-җимеш, тәм-томнар, кул эшләнмәләре тәкъдим ителде.
Хәйрия акчасыннан кергән акчалар мохтаҗ өлкәннәребезгә ярдәмгә юнәлдереләчәк.
Районыбыз үзешчәннәре чыгышы исә ямь өстенә ямь булды.
.jpg)
Нет комментариев