Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда – Хәтер көне (ФОТО+ВИДЕО)

15 февраль көнне азнакайлылар әфган сугышы һәм башка локаль конфликтларда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган шәһәребез үзәгендәге “Кара лалә” һәйкәле янына тантаналы митингка җыелды. Быел ул совет гаскәрләрен Әфганистан республикасыннан чыгаруга 31 ел тулуга багышланды.

Совет гаскәрләре өчен әфган сугышы тугыз елдан артык дәвам итте. Бу сугышта безнең районнан 254 егет катнашты, аларның 52се хөкүмәтнең югары бүләкләренә – орден-медальләргә лаек булды, якташыбыз Ильяс Даудига Россия Герое исеме бирелде. 6 егетебез интернациональ бурычын үтәп батырларча һәлак булды. Әфган сугышы яралары төзәлергә дә өлгермәде, чечен җирендә хәрби хәрәкәтләр башланды. Төньяк Кавказдагы бу бәрелешләрдә районыбызның 300 дән артык ир-егете катнашты. Чечен сугышы янә 4 гаиләгә улларын югалту кайгысын алып килде.

– Вакыт яраларны төзәтә, дисәләр дә, улларын югалту ачысын кичергән әти-әниләрнең, якыннарының йөрәк ярасы беркайчан да бетә торган түгел. Әнә шундый лачын егетләр үстергән райондашларыбыз алдында баш иеп, бүген без аларга, ә инде бу афәттән исән-имин туган якларга кайтып, җирлегебезнең төрле өлкәләрендә хезмәт куйган, хәзер инде оныклар үстергән әфган сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннарына рәхмәт сүзләребезне, изге теләкләребезне җиткерәбез, – диде тантанада чыгыш ясап район башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Алар кылган батырлыклар күңелләребездән беркайчан да җуелмас.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев