Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгечне билгеләделәр

«Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч – 2022» район конкурсында Азнакай җылылык челтәре предприятиесе хезмәткәре җиңүче булды.



Азнакайның Мәдәният үзәгендә район учреждениеләре һәм предприятиеләре арасында Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган ачык конкурс узды. Бәйгене мәгариф хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы оештырды.
Конкурсның максаты-оешмаларда куркынычсыз хезмәт шартлары булдыру буенча эшнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын, хезмәтне саклау буенча белгеч вазыйфасының абруен һәм әһәмиятен арттыру.
Конкурс 1 апрельдән 28 апрельгә кадәр ачык формада үткәрелде. Азнакай районы оешмалары жюри хөкеменә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан видеороликлар һәм видеокотлаулар тәкъдим иттеләр, үз учреждениеләрендә иң яхшы ял итү зоналарын күрсәттеләр.
Конкурсны ачу тантанасында Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Хадиев һәм район башлыгы урынбасары Роза Галеева катнашты.

 

"Производствода хезмәтне саклау таләпләрен үтәү кирәк. Бу бәйге һәр эш бирүчегә, хезмәтне саклау буенча белгечләргә үз һөнәри компетенциясен арттыруга һәм белемнәрне коллективка җиткерүдә этәргеч булып тора. Быел әзерлекнең аеруча югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтәргә кирәк", - диде Марсель Шәйдуллин.


Һөнәри казанышларның иң яхшы 7 портфолио иясе финалга чыкты. Конкурс дәвамында катнашучылар иҗади визит карточкасын тәкъдим иттеләр һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен яхшы белү, аларны эштә куллана алу буенча төрле теоретик һәм практик биремнәр чиштеләр. 
Жюри катнашучыларның белемнәрен югары бәяләде. Аның гадел нәтиҗәләре буенча Азнакай районының хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгече дип, Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе белгече Рәмзия Шәмсетдинова танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев