Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Халыкара космик станция экипажы белән элемтәгә чыктылар (ФОТО+ВИДЕО)

Бүген Азнакайда радиоэлемтә түгәрәгендә шөгыльләнүчеләргә космонавтлар белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге бирелде.

Ун минут дәвамында барган элемтә барышында Россия космонавтлары Иван Вагнер һәм Анатолий Иванишин балаларны кызыксындырган сорауларга  җаваплар бирделәр. Алар арасында, мәсәлән, космик станциядә үсемлекләр һәм хайваннар бармы, ырым-шырымга ышанасызмы, төшләр күрәсезме, дигән сораулар да бар иде.

Әлеге радиоэлемтәне оештыручы - Азнакай яшьләр коллектив радиостанциясе җитәкчесе Ринат Вәлиев.

- Сеанс бик яхшы үтте. Балалар барысын да үзләре югары дәрәҗәдә башкарды, - ди Ринат Вәлиев.

Әлбәттә моның артында атналар дәвамында алып барылган ныклы әзерлек, җитәкченең тырышлыгы ята. Космонавтларны азнакайлылар исеменнән сәламләп, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов мондый мөмкинлек тудырганнары өчен аларга  рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев