Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда – каз өмәсе гөрли

Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасының Азнакайда үтүче илкүләм семинары көн буена барды. Илнең төрле почмакларыннан җыелган кунаклар районның төбәкне өйрәнү музеенда булдылар, ЗАГС бүлегендә "Пар канатлар" клубы, гимназиядә "Ак калфак" оешмасының яшьләр, укучылар белән алып барган эшчәнлеге белән таныштылар. Мәнәвез авылында Расиха чишмәсе янында үткәрелгән каз өмәсе...

Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасының Азнакайда үтүче илкүләм семинары көн буена барды. Илнең төрле почмакларыннан җыелган кунаклар районның төбәкне өйрәнү музеенда булдылар, ЗАГС бүлегендә "Пар канатлар" клубы, гимназиядә "Ак калфак" оешмасының яшьләр, укучылар белән алып барган эшчәнлеге белән таныштылар. Мәнәвез авылында Расиха чишмәсе янында үткәрелгән каз өмәсе зур бәйрәмгә әверелде. Биредә кызлар каз йолкыган, яшьләр халкыбызның өмәләрдә җырланган җырларын, уеннарын башкарганда самавырда чәй кайнады, өстәлләргә каз итеннән пешкән бәлешләр куелды. Сый-нигъмәтнең ниндие генә юк иде! Әнә шулай күңел ачып, сыйланып алганнан соң, район-шәһәр Мәдәният йортында семинарның төп өлеше башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда – каз өмәсе гөрли