Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда картинг буенча IV ачык кышкы ярышлар узды

Районыбызда спорт тормышының әз генә дә тынып торганы юк. Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә дә спортчыларыбыз азнакайлыларны хоккей кортына, аннан соң "Юбилейный" стадионына җыйды. Биредә Азнакай муниципаль район башлыгы кубогына картинг буенча IV ачык кышкы ярышлар узды. Анда райондашларыбыз белән бергә Баулы, Лениногорск, Урыссу, Сарман, Яр Чаллы, Алабуга, Октябрьский, Бөредән (Башкортстан...

Районыбызда спорт тормышының әз генә дә тынып торганы юк. Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә дә спортчыларыбыз азнакайлыларны хоккей кортына, аннан соң "Юбилейный" стадионына җыйды. Биредә Азнакай муниципаль район башлыгы кубогына картинг буенча IV ачык кышкы ярышлар узды. Анда райондашларыбыз белән бергә Баулы, Лениногорск, Урыссу, Сарман, Яр Чаллы, Алабуга, Октябрьский, Бөредән (Башкортстан республикасы) 80 нән артык үсмер катнашты.


Картингчылар яшь үзенчәлекләре буенча төрле төркемнәрдә көч сынашты. Киеренке ярышта гомуми нәтиҗәләр буенча Сарман, Лениногорск, Урыссу командалары призлы урыннарны бүлеште. Азнакайдан Илһам Ибәтуллин "Супер-мини" классында финиш сызыгын өченче булып узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда картинг буенча IV ачык кышкы ярышлар узды