Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда капиталь ремонттан соң эчке эшләр бүлеге бинасы ачылды

24 декабрь көнне шәһәрдә тагын бер тантаналы вакыйга булды - Россия Эчке эшләр министрлыгы Азнакай бүлегенең үзгәртеп корудан соң яңарган, шул ук вакытта шәһәр архитектурасына яңа төсмер өстәгән административ бинасы ачылды. ...Ул көнне төрле төстәге шарлар белән бәйрәмчә бизәлгән бина бирегә килүчеләрнең күңелен әллә кайдан ук үзенә тартып тора иде....

24 декабрь көнне шәһәрдә тагын бер тантаналы вакыйга булды - Россия Эчке эшләр министрлыгы Азнакай бүлегенең үзгәртеп корудан соң яңарган, шул ук вакытта шәһәр архитектурасына яңа төсмер өстәгән административ бинасы ачылды.

...Ул көнне төрле төстәге шарлар белән бәйрәмчә бизәлгән бина бирегә килүчеләрнең күңелен әллә кайдан ук үзенә тартып тора иде. Аның бер ягында, Почетлы караул сагы астында, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган хезмәткәрләргә куелган стела үзенең ачылуын көтеп тора. Полиция бүлегенең тигез рәтләргә тезелгән шәхси составы мәйдан уртасында үз урынын алган. Бер кырыйда бүлек ветераннары, килгән кунаклар...

Тантананы Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары, эчке эшләр полковнигы Дамир Динниулов ачты. Ул бүлекнең шәхси составын тантана белән тәбрик итте һәм бинаны яңартуда ярдәм күрсәткән Азнакай муниципаль районы җитәкчелегенә, төзүчеләргә министрның Мактау грамотасын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды, эчке эшләр бүлегенә "Газель" микроавтобусы бүләк итте.

Стела ачу хокукына Ватан сугышы һәм эчке эшләр бүлеге ветераны Идрис Кәримов, хезмәт вазифасын башкарганда җинаятьче кулыннан һәлак булган Әнәс Гәрәевның хатыны Мария Гәрәева лаек булды. Батырлар истәлегенә чәчәк бәйләмнәре куелды, автоматтан салют бирелде, бер минутлык тынлык игълан ителде.

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән муниципаль район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов тәбрикләде, аларга җиңел булмаган, әмма үтә дә кирәкле хезмәтләрендә уңышлар теләде, үз вазифаларын башкарганда файдалану өчен бүлеккә "Лада" автомобиле бүләк итте.

Төзелеш эшләрен алып барган "Булгария" оешмасы директоры Марат Саттаров, көчле кул чабулар астында, бүлек җитәкчесенә бинаның символик ачкычын тапшырды. Азнакай районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт һәм православие мәхәлләсе башлыгы дин әһеле Александр бүлек хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар теләде, хәер-фатихаларын бирде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек җитәкчесе, полиция подполковнигы Илдар Шакировның җавап чыгышыннан соң, кунаклар бина эченә уздылар һәм гражданнардан гариза кабул итү, дежур часте, хезмәткәрләрнең үз вазифаларын башкару бүлмәләре белән таныштылар, музейда, вакытлыча тоту изоляторында (ИВС) булдылар.

Наил АБДУЛЛИН

Фото сайттан http://aznakayevo.tatarstan.ru/rus/aznakaevo_fotoreport.htm/photoreport/638255.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда капиталь ремонттан соң эчке эшләр бүлеге бинасы ачылды