Азнакайда иҗтмагый оешмалар форумы узды
Иҗтимагый оешмалар киләчәккә максатлар куйдылар Мәдәният йортында районның иҗтимагый оешмалары форумы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Районыбызда 120 иҗтимагый оешма бар. Аларның һәрберсе социаль-икътисади үсешкә үзеннән...
Иҗтимагый оешмалар киләчәккә максатлар куйдылар
Мәдәният йортында районның иҗтимагый оешмалары форумы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты.
Районыбызда 120 иҗтимагый оешма бар. Аларның һәрберсе социаль-икътисади үсешкә үзеннән өлеш кертә.
- Сез актив тормыш позициягезне җәмәгатьчелек башлангычында гамәлгә куясыз. Һәрберегез матур җәмгыять өчен тырышасыз. Районның чын патриотлары булуыгыз, аның язмышы өчен куйган хезмәтегез өчен рәхмәт. Иҗтимагый оешмалар - хакимият белән халык арасында үзенә күрә күпер ул, - диде Марат Әхмәтов.
Ул Азнакайның киләчәккә өмет белән карый торган, рухи сәламәт, бай максатларга омтылып яши торган район икәнен ассызыклап, алга таба да уңышлар теләде.
Форумда Азнакай иҗтимагый советы рәисе урынбасары Лилия Әхмәдишина башкарылган эшләргә йомгак ясады.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин иҗтимагый советның халыкны борчыган көнүзәк мәсьәләләрне чишүдә зур роль уйнавын билгеләп узды.
Яшьләрне авылда калдыру - мөһим проблемаларның берсе. Кәкре Елгада исә бу уңай хәл ителгән.
- Эшләр өчен дә, яшәр өчен дә авылыбызда шартлар яхшы. Мәктәбебез, балалар бакчасы, мәдәният йортыбыз, спорт мәйданчыкларыбыз бар. Юлларыбыз - асфальт, өйләргә газ, су кергән. Хуҗалык җитәкчебез Рамил Зарипов та яшьләргә бик игътибарлы. Без авылда калганыбызга һич үкенмибез. Әле менә дәүләт программасы ярдәмендә йорт салырга хыяланам, - ди әнә Регина Мостафина.
Сарлыдан эшмәкәр Рәмис Сәхапов та авыл хуҗалыгы продукцияләренә сатып алу бәяләрен көйләгәндә, дәүләттән дотацияләр булганда, утка-газга тарифларны арттырмаганда авылда рәхәтләнеп эшләргә һәм яшәргә була дип исәпли.
«Ак калфак» җәмгыятеннән Миләүшә Зарифуллина үз чыгышында иҗтимагый оешмаларның гореф-гадәтләребезне саклауда, рухи тәрбия бирүдәге роленә тукталды.
«Буревестник» турклубы җитәкчесе Анатолий Байков Стәрле елгасы буенча социаль-экологик проект белән таныштырып, аны сакларга кирәклеге хакында сөйләде.
Быел республикабызда Сулыкларны саклау елы дип игълан ителде. Аның буенча күләмле эшләр башкарыла. Шәһәребездә дә әлеге программа нигезендә Кара Елга буе төзекләндерелде. Районда барлыгы 130 дан артык чишмә генә бар. Аларның җиде дистәсе предприятие-оешмаларга беркетелгән. Марсель Шәйдуллин экологик эшләрнең алга таба да дәвам итүен әйтте.
Соңыннан Марат Әхмәтов халык сорауларына җавап бирде.
Форумда иҗтимагый оешмаларның иң актив вәкилләренә бүләкләр тапшырылды.
Резеда ШӘРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев