«Шәһәр җирендә уңайлы мохит тудыру» программасы буенча районыбызда халык белән фикер алышулар бара.
“Безнең ишек алды” республика программасына Азнакай муниципаль районында барлыгы 135 ишек алды кергән. Былтыр 28 ишек алды яңартылды. Программа нигезендә ишек алларында тротуарлар, юллар асфальтлана һәм халык соравы буенча башка уңайлыклар тудырыла. Быел исә барлыгы 21 ишек алдында эшләр башкарылачак. Аларның 11 е - Азнакайда, 5 се - Актүбәдә, 5 се — авылларда.
Нет комментариев