Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә

Җәйнең көзгә күчеп барган бер мәлендә безнең Шәйхетдинов урамындагы 1, 3 нче һәм Гагарин урамындагы 35 нче йортларны берләштергән кварталда ишек алды бәйрәме узды. Ул чын дәрәҗәсендә кече Сабантуйны хәтерләтте. Монда төрле спорт уеннары да, балалар өчен аттракционнар да, кул эшләре күргәзмәсе дә, сәүдә дә оештырылган иде. Тырыш хуҗабикәләр халкыбызның...

Җәйнең көзгә күчеп барган бер мәлендә безнең Шәйхетдинов урамындагы 1, 3 нче һәм Гагарин урамындагы 35 нче йортларны берләштергән кварталда ишек алды бәйрәме узды. Ул чын дәрәҗәсендә кече Сабантуйны хәтерләтте. Монда төрле спорт уеннары да, балалар өчен аттракционнар да, кул эшләре күргәзмәсе дә, сәүдә дә оештырылган иде. Тырыш хуҗабикәләр халкыбызның милли ризыкларын пешереп алып чыккан. Телисең икән - телеңне йотарлык пылаудан авыз ит. Кыскасы, уйна, бие, җырла, рәхәтләнеп күңел ач! Эстрадабыз моңлы сандугачы Бәширә Насыйрованың безне хөрмәт итеп килеп, матур җырларын башкаруы нур өстенә нур булды.

Шушы кварталда яшәүче уңган кешеләрне бүләкләү тантанасы да, ветераннарның тальян гармун моңнары да битараф калдырмады.

Безнең ишек алдында мондый бәйрәмнәрне "28 нче квартал" торак милекчеләре ширкәте кышын да, җәен дә оештыра, рәхмәт аларга. Бүләге түгел, игътибары кыйммәт халыкка, чөнки игътибар һәм ихтирамның нигезендә дуслык, татулык ята. Ә дуслык булса, бар да була. Алга таба да барыбыз дус, тату булып, үз төбәгебез, шәһәребез, ишек алдыбыз, күрешләребез, дусларыбыз белән горурланып яшик!

Гөлчәчәк Садретдинова

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә