Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә

Инде көннәр көзгә авышкан бу мәлдә торак милекчеләре ширкәтләре ремонт-буяу эшләрен, ягулык сезонына әзерлекне төгәлләп, кем әйтмешли, "канат-каурыйларны" чистартып бетерү ягын карыйлар. "Универсал" ширкәте дә быелгы җәйдә шактый гына эшләр башкарып өлгергән. Шушы мәшәкатьләр беткәч, Ямашев урымындагы 7нче йорт ишегалдында бәйрәм дә үткәрделәр. Ял итеп алырга җыйналган халык 7,5,3,1нче йортлар...

Инде көннәр көзгә авышкан бу мәлдә торак милекчеләре ширкәтләре ремонт-буяу эшләрен, ягулык сезонына әзерлекне төгәлләп, кем әйтмешли, "канат-каурыйларны" чистартып бетерү ягын карыйлар. "Универсал" ширкәте дә быелгы җәйдә шактый гына эшләр башкарып өлгергән. Шушы мәшәкатьләр беткәч, Ямашев урымындагы 7нче йорт ишегалдында бәйрәм дә үткәрделәр. Ял итеп алырга җыйналган халык 7,5,3,1нче йортлар тирәсендәге коймаларның алыштырылуын, утыргычлар куелуын, балалар мәйданчыгының ремонтланып, матур төсләргә буялуын, атрибутларның яңартылуын күреп алды, әлбәттә. Хәсәнов 1, Ямашев 1,3,5 йортлар подъездлары да төзекләндерелгән.

Атынгычларда, уен мәйданчыгында сабыйлар шау-гөр килә. Аларны әкият персонажлары уенга дәшә. Кул осталары эшләнмәләре күргәзмәсе күпләрне үзенә җәлеп иткән. Өлкәннәрне хөрмәтләп каршы алып, утыргычларга үткәрәләр.

Халыкны бәйрәм белән тәбрикләргә килгән район җитәкчеләре шәһәрне, шушы йортларны үз куллары белән төзегән, төрле өлкәләрдә хезмәт куеп районның үсешенә зур өлеш керткән азнакайлыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Шәһәрнең "иске" өлеше саналган бу тирәлектә нигездә ветеран-пенсионерларыбыз яши. Бүгенге бәйрәмдә аларга аеруча хөрмәт күрсәтелде. Бөек Ватан сугышында җиңү яулап кайткан ветераннарыбыз, сугышта катнашкан райондашларның тол хатыннары, тыл ветераннары, өлкәннәр белән бергә Җиңү көннәрен якынайтуда ал-ял белми эшләгән сугыш чоры балалары, күп бала үстергән герой-аналар, районның иҗтимагый тормышы активистлары, шушы йортлар төзелгәннән бирле биредә яшәүче төзелеш, мәгариф, мәдәният, медицина, халыкка коммуналь хезмәт күрсәтү һәм башка өлкәләрдә тырыш хезмәт куеп лаеклы ялга чыкканнар - һәркайсы игътибар үзәгендә булды.

Әлбәттә, көнкүрештә килеп туган проблемалар хакында да сөйләшү барды, биредә яшәүчеләрнең гозер-фикерләре тыңланды.

Мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышларына кушылып, ут күршеләр җырлап, биеп тә алды. Башкала кунагы - Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиевнең, җитәкчеләрнең барысы - район башлыгы, аның урынбасарлары, халыкка хезмәт күрсәтү оешма-учреждениеләр вәкилләренең, дин әһелләренең җыелып килеп бәйрәмдә катнашуы, биредә яшәүчеләргә изге теләкләр җиткерүенә барчасының күңеле булып, кичке эңгер эленгәндә генә таралыштылар.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә