Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда исерек килеш машина йөртүче 11 шофер тоткарланган

Узган атнада Азнакайда әнә шуның кадәр аек булмаган кеше машина йөртергә теләгән. Дөрес, болары әле ЮХИДИ инспекторларына эләккәннәре генә. Бүген кайберәүләрне кул җитмәслек штрафлар да куркытмый булса кирәк, унбер кешенең дүртесе - икенче тапкыр исерек килеш руль артына утырган, аларга карата җинаять эше ачылачак. Атналык киңәшмәдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин...

Узган атнада Азнакайда әнә шуның кадәр аек булмаган кеше машина йөртергә теләгән. Дөрес, болары әле ЮХИДИ инспекторларына эләккәннәре генә. Бүген кайберәүләрне кул җитмәслек штрафлар да куркытмый булса кирәк, унбер кешенең дүртесе - икенче тапкыр исерек килеш руль артына утырган, аларга карата җинаять эше ачылачак.

Атналык киңәшмәдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин юллардагы вәзгыятькә борчылуын белдереп, җаваплы затларны юлларда хәвефсезлекне тәэмин итәргә, пропаганда эшләрен көчәйтергә чакырды.

- Юлларда килеп чыккан коточкыч фаҗигаләрнең бөтен бәласе - бары тик үзебездә. Бигрәк тә, исерек машина йөртүчеләрдә. Алар бер гаепсез кешеләрнең гомерләрен өзәләр, күпме кешегә гомерлек хәсрәт китерәләр. Ләкин хокук бозучылар да - безнең арадагы кешеләр, димәк хезмәт коллективларында аңлату эшләре алып барырга кирәк, - диде Марсель Шәйдуллин.

РФ эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров чыгышыннан күренгәнчә, узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә җинаятьләр кылыну турында 8 хәбәр алынган. Җинаятьләрнең күбесе - урлашу очрагы. Илдар Шакиров күп очракта каракларның гражданнарның саксызлыгыннан файдалануларын ассызыклады.

Бүген җирлегебездә терлек азыгын әзерләү оешкан төстә бара. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов барлык оешма-предприятие, учреждениеләр вәкилләрен витаминнарга бай яфраказык әзерләүдә үз өлешен кертергә чакырды.

Киңәшмәдә шулай ук дәүләт программалары нигезендә бара торган төзү-ремонт эшләре барышы, Сабантуйга әзерлек, янгын куркынычсызлыгы, балаларның җәйге ялын файдалы итеп оештыру турында сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда исерек килеш машина йөртүче 11 шофер тоткарланган