Азнакайда Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан агач утырттылар
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан агач утырттылар

Шәһәрнең Батырлар аллеясына 40 төп зәңгәр чыршы утыртылды.

Бүген Азнакайда Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Болгар урамындагы Батырлар аллеясында агач утырту акциясе үтте. 

Әлеге изге эштә район һәм шәһәр җитәкчелеге, ветераннар, бюджет оешмалары вәкилләре, 2 нче мәктәп укучылары һәм укытучылары актив катнаштылар.

– Үзебезнең Азнакаебызның геройлары хөрмәтенә утырткан агачларыбыз тиз арада тернәкләнеп китсен, аларны сакласак иде, – диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов.

Фото/видео: Тансылу Саниева


Нет комментариев