Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Игътибар – балалар” дигән профилактик айлык старт алды

Балаларның урамда, юлларда һәм транспорт чараларында зыян күрүләрен кисәтү максатында, 15 августтан җирлегебездә "Игътибар - балалар" дигән профилактик айлык старт алды. Агымдагы елның җиде аенда район юлларында балалар катнашында дүрт юл-транспорт вакыйгасы булып, анда дүрт сабый төрле тән җәрәхәтләре алды. - Әлеге максатчан акция кысаларында без балигъ булмаган балаларны транспортта...

Балаларның урамда, юлларда һәм транспорт чараларында зыян күрүләрен кисәтү максатында, 15 августтан җирлегебездә "Игътибар - балалар" дигән профилактик айлык старт алды.
Агымдагы елның җиде аенда район юлларында балалар катнашында дүрт юл-транспорт вакыйгасы булып, анда дүрт сабый төрле тән җәрәхәтләре алды.
- Әлеге максатчан акция кысаларында без балигъ булмаган балаларны транспортта йөртүгә бәйле юл йөрү кагыйдәләрен бозуларга каршы рейдлар уздырачакбыз. Мәгариф оешмалары тирәсендә постлар оештыруга аерым игътибар биреләчәк. Юлларда светофорларның ничек эшләвен, юл билгеләренең, төрле чикләүләр һәм тамгаларның торышын тикшереп чыгу - әлеге акция барышында башкарылачак чараларның берничәсе генә, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Сирин Райманов. - Юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар да җавап тотудан читтә кала алмый, аларга махсус карточкалар тутырылып, мәктәпләргә җибәрелә. Шунсын да билгеләп үтәргә кирәк, ата-аналар да балаларының иминлеге мәсьәләсенә бик җитди карарга һәм аларның исәнлеген тәэмин итү чараларын күрергә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Игътибар – балалар” дигән профилактик айлык старт алды